Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Яблоко" сентябрь сайлауларына теркәүнең гадел узмавын белдерә


"Яблоко"ның Башкортстандагы бүлеге җитәкчесе Сергей Наумкин
"Яблоко"ның Башкортстандагы бүлеге җитәкчесе Сергей Наумкин

Башкортстанда 13 сентябрьдә узачак сайлауларга намзәтләр теркәү тәмамланды. “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе теркәүләрдә канун бозулар турында мөрәҗәгать белән чыкты.

28 июльдә җирле үзидарәләргә намзәтләрне теркәү тәмамланды. Җирле үзидарәләргә депутатлыкка барлыгы 15 399 намзәт дәгъва итә. “Бердәм Русия”дән 7300, Коммунистлардан 610, Либерал-демократлардан 392 , “Русия патриотлары”ннан 290, “Гадел Русия”дән 261, “Пенсионерларның гаделлек өчен фиркасе”ннән 73, “Яшелләр һәм социал-демократлар альянсы”ннан 65, “Яшелләр экология фиркасе”ннән 12, “Русия пенсионерлары” фиркасеннән 4, “Ватанны саклаучылар” һәм “Яблоко” фиркаләреннән икешәр намзәт теркәлгән.

Инде теркәүләрдәге канун бозылулар турында беренче каршылыклар да башланды. Тәүге дәгъваны “Яблоко” фиркасе белдерде. Фирка бүлекчәсе әлеге уңайдан махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге документ “Яблоко” фиркасе намзәтләренең төрле сәбәпләрдән теркәлмәүләре сәбәпле кабул ителгән.

Мөрәҗәгатьтә шундый юллар бар: “Без Русия дәүләт Думасы депутатларының сайлаулар турында кануннарны үзләренә яраштырып язуларын беләбез. Илдәге сәяси кырда бик аз фиркаләр генә катнашу хокукына ия. Алар: “Бердәм Русия”, Коммунистлар, “Гадел Русия” һәм либерал-демократлар. Калган фиркаләр сайлауларга исем өчен генә катнаштырыла. Башкортстанда “Яблоко” фиркасе намзәтләре төрле сәбәпләр белән теркәлми төшеп калды.“

Мөрәҗәгатьтә Уфадагы 2нче санлы сайлау округы аша теркәлергә гариза биргән “Яблоко” фиркасе әгъзасы Виктор Злотаревның теркәлмәү сәбәпләре дә китерелә. Имеш, теркәлүгә Злотарев документларын үз куллары белән тапшырган. Чынлыкта ул фирка вәкиле тарафыннан тапшырылырга тиеш дип, теркәлми калу сәбәбе атала. Әлеге мисал белән сайлау бүлекләрендә канун бозып, ”кирәкмәгән фиркаләр” намзәтләрен төшереп калдырулар атала. Мөрәҗәгать тикшерү бүлегеннән боларны тикшерүне таләп итә.

Русиядәге бердәм сайлау көнендә, 13 сентябрьдә Башкортстан парламентына өстәмә сайлаулар да булачак. Теркәлүчеләр арасында татар хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Рамил Бигнов та бар.

XS
SM
MD
LG