Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәүдәт Фәйзи исемендәге тукталыш "Казан агросәнәгать паркы" итеп үзгәртелә


Җәүдәт Фәйзи
Җәүдәт Фәйзи

Тукталыш исемен үзгәртү 234 мең сумга төшәчәк.

Казан хакимияте күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзи истәлегенә аталган җәмәгать транспорты тукталышын "Казан агросәнәгать паркы" дип үзгәртеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе сайтына куелган документта белдерелә.

Тукталыш исемен үзгәртү 234 мең сумга төшәчәк. Бу сумнарга җәмәгать транспорты салоннарындагы тукталыш күрсәткечләре үзгәртеләчәк.

Казанда соңгы бер ай эчендә урам һәм тукталыш атамаларын үзгәртү ешайды.

Июль башында Казанда Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирү карары Казан халкында гаҗәпләнү уятып, күпләр моңа каршылык белдергән иде.

Урамны рәсми ачу тантанасына килгән шәһәр башлыгы Илсур Метшин бу карарны кабул иткәндә җитешсезлекләр булганын белдереп халык алдында гафу үтенде.

Берничә көннән соң, 9 июльдә, Казанның башкарма комитеты татар сәнгате һәм фән әһелләренең исемнәрен "Казан утары" исемле бистә урамнарына бирергә дигән карар чыгарды.

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар шәхесләренең исемнәре шәһәр читендәге кечкенә кеше белми торган тыкрыкларга бирелә дип ризасызлык белдереп килә.

XS
SM
MD
LG