Якшәмбе көнне Джаяпура шәһәреннән Оксибилгә юл тоткан ATR 42 очкычы калдыклары табылган дип хәбәр ителә. Төн җитү һәм һава шартлары начар булуы сәбәпле коткару эшләре туктатылып тора. Trigana Air һава юллары очкычында 49 юлчы һәм 5 кешелек экипаж булган.
Соңгы бер елда Индонезиядә ике зур һава һәлакәте булды. Узган елның декабрендә AirAsia ширкәтенең Airbus A320 казасында барлык юлчылар һәлак булды. Был июль аенда илнең төньягында транспорт очкычы һәлакәтеннән соң президент очкычларны яңартырга сүз биргән иде.