Accessibility links

АКШта WDBJ7 телевидениесенең ике хезмәткәре атып үтерелгән


Билгесез кеше телевидение хезмәткәрләре кибеттә әңгәмә алып торганда ут ача.

Американың Вирджиния штатында WDBJ7 телевидениесенең туры эфиры вакытында 24 яшьлек хәбәрче Элисон Паркер һәм 27 яшьлек оператор Адәм Уард атып үтерелгән. Һөҗүм Монетта шәһәрендәге Bridgewater сәүдә үзәгендә була.

Телевидение хезмәткәрләре сәүдә үзәгендәге кешеләрдән әңгәмә алганда билгесез кеше аларга ут ача һәм качып китә.

Полиция атыш булган районны уратып алган.

Телеширкәт җитәкчесе Джеффри Маркс һөҗүмнең сәбәпләре билгесез булуын әйтте. "Безнең шикләнүчеләребез юк һәм кем үтергәнен белмибез", диде ул.

XS
SM
MD
LG