Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевнең улы Хайсернең төрмә җәзасы киметелде


Хайсер Җәмилев
Хайсер Җәмилев

Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевнең улы Хайсергә билгеләнгән төрмә җәзасын киметеп биш елдан 3.5 елга калдырды.

Чәршәмбе 2 сентябрь көнне Русия Югары мәхкәмәсе Хайсер Җәмилевка билгеләнгән хөкем карарын йомшартып биш ел төрмәне 3.5 елга калдырды. Адвокат Николай Полохов моны "хөкем эшендә тагын бер җиңү" дип бәяләде.

Адвокат Җәмилев Русиягә канунсыз китерелгән һәм кире Украинага кайтарылырга тиеш дип саный. Шулай ук аның Украинада кылган җинаять өчен Русиядә хөкем ителүе дә канунсыз гамәл диде адвокат.

10 июнь Краснодар крае мәхкәмәсе Украина югары радасы депутаты Мостафа Җәмилевның улы Хайсергә гомумрежимлы колониядә биш ел ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда үз өенең ишек алдында кулга алынды. Ул ялгышлык белән шунда эшләгән 44 яшьлек төзүче Февзи Элемовны атып үтерүдә гаепләнә.

Җәмилев аннексиядән соң Акмәчеттәге изолятордан Краснодарга күчерелде. Адвокат Краснодар крае мәхкәмәсенең карарын Югары мәхкәмәгә шикаять итте.

XS
SM
MD
LG