Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яһүдләре синагоганың 100 еллыгын зурлап бәйрәм итә


Казан яһүдләре синагоганың 100 еллыгын зурлап бәйрәм итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Казан яһүдләре синагоганың 100 еллыгын зурлап бәйрәм итә

3 сентябрь Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестиваленең тантаналы ачылышы булды. Бу чаралар синагоганың 100 еллыгына багышланды, юбилейга төзекләндерелгән синагога бинасы да ачылды. Яһүдләрнең бәйрәменә Русиянең баш раввины Берл Лазар, Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, башкала мэры Илсур Метшин һәм башка югары кунаклар килде.

Казан синагогасы дәүләт һәм шулай ук химаячеләр шурасы тарафыннан 30 миллион сум күләмдәге матди ярдәм белән төзекләндерелгән. Бу хакта безгә яһүд язучысы, журналист Иосиф Хапчик белдерде.

Башкала яһүдләре синагоганың 100 еллыгына зурлап әзерләнгәннәр. Аларны котларга Русиянең баш раввины Берл Лазар, Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе рәисе Александр Борода, республиканың яһүд милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок, халыкара яһүд оешмалары башлыклары, традицион диннәрнең баш вәкилләре, чит илләрдән йөзләгән кунаклар килгән. Бәйрәм өчен кала үзәгендәге синагога каршында, Профсоюзная урамындагы машина йөрешен туктатып, махсус зур сәхнә куелган иде.

Иң элек бәйрәмдә катнашучыларны Татарстанның баш раввины Исхак Горелик сәламләде.

“20 ел элек без ата-бабаларыбыз нигез салган синагогага кайттык. Әлеге шатлыклы хәбәр бүгенге көндә дә сөенергә мәҗбүр итә”, диде ул 1996 елда синагога бинасының гыйбадәт өчен шәһәрнең яһүдиләр җәмгыятенә кайтарылуын искә алып.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны котлап яһүдләрнең актив милләт булуларын әйтеп үтте.

"Синагоганың төзекләндерелгән бинасы янына җыелдык. Аның күпмедер вакыт ябылып торган чоры да булды, әмма бүгенге көндә ул янә үз ишекләрен ачты һәм иң мөһиме – аңа ихтыяҗ бар. Шуны да искәртеп узарга кирәк, кичә без мәчеттә, аннан чиркәүдә булдык. Бүген, күргәнегезчә, синагогада. Әлеге хәл Татарстанда барлык милләтләрнең татулыкта яшәвен дәлилли.

Сезнең активистларыгызга шәһәр һәм республика тормышында актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Яһүдиләр – җәмгыятебезнең актив өлеше”, диде президент.

Бәйрәмнең төп тамашасы – IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале иде. Концертта төрле жанрлардагы музыка яңгырады – джаз, поп-музыка, рок-н-ролл һәм башкалар. Программаны “Симха” ансамбле ачып җибәрде, аннан сәхнәгә Израилнең танылган барды Ханан Йовель чыкты. Шулай ук күренекле боргычы Вадим Эйленкриг (Мәскәү), “Gefilte Drive” ансамбле, “Альма” төркеме (Израиль), “Варничкес” яһүд музыкасы ансамбле (Украина), “Ойфн Вег” фолк-дуэты (Мәскәү), “Шир” коллективы (Грузия), “Казан егетләре” төркеме (Казан), Казан консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Tatarica” оркестрлары катнашты.

“Казан егетләре” “Татар һәм яһүд” дигән җыр башкарды. "Республикада милләтләр дуслыгы көчле, бу шулай булырга тиеш тә. Без фестивальдә башкарган җырның да мәгънәви төсмере көчле", диде төркемнән Айдар Әгъләмов. Оештыручылар белдергәнчә, яһүд музыкасы фестивале 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйрәмдә катнашкан яһүд журналисты, язучы Иосиф Хапчик милләтләр дуслыгыннан тыш дини якка да игътибар бирергә тырышты. Ул ислам, христиан һәм яһүдиләр дине арасында бәйләнеш барын искәртте.

"Әлеге өч диннең барысы да Авраам белән бәйле. Бигрәк тә ислам дине яһүдиләрнеке белән бик охшаш. Әлеге факт безнең милләт арасындагы мөнәсәбәтне тагы да чыныктыра. Без бүген җыелган синагога бинасын төзекләндерү дә бик шатлыклы хәбәр, иң сөендергәне – аның архитектура элементларына бернинди дә үзгәрешләр кертелмәү. 100 ел элек ата-бабаларыбыз ничек итеп салса, бүген дә ул шундый ук архитектур элементлардан тора. Тыныч, артык зур булмаган урамда урнашкан синагога бу ягы белән дә Казан халкын, туристларны җәлеп итә", диде Иосиф Хапчик.

XS
SM
MD
LG