Масим Шевченко Русия Сүриядә гомер иткән чиркәс качакларын кабул итә алыр иде дигән сүзләрне яңгыратканда Кабарды-Балкар хакимияте республикага 2 меңгә якын качак килүе турында белдерде. Кабарда-Балкар башлыгы сүзчесе Юрий Коков сүзләренә караганда, Сүриядән килүчеләрнең күбесе кайчандыр Кавказда яшәүче чиркәсләрнең нәсел дәвамчылары.
Чиркәс, убых, абхаз, әбәҗиннәр Кавказдан 1884-1867 елларда китәргә мәҗбүр булган, урыс-чиркәс сугышыннан соң китүчеләр Сүрия якларына барып төпләнгән.
Сүриядә ватандашлар сугышы башланганда 80 меңнән артык этник чиркәс исәпләнгән.
Юрий Коков: “Качаклар рәвешендә Русиягә халыкара террор оешмалары сугышчыларның үтеп керү куркынычы бар”, дип белдерде. Ул шулай ук: “Кабарда-Балкарга андый кешеләрнең үтеп кермәве өчен өстәмә чаралар күрелде”, дип өстәде.