Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталинизмны аклауны экстремизмга тиңләү канун өлгесе Русия думасына кертелде


Сенатор Константин Добрынин Сталин чоры золымнары бөтен совет халкына кагылды дип саный.

Русия дәүләт думасына Сталин режимы җинаятьләрен аклауны тыю турындагы канун өлгесе кертелгән. ТАСС хәбәр итүенчә, аның авторы федерация шурасы әгъзасы Константин Добрынин Сталин чорындагы сәяси репрессияләрне аклауны экстремизмга тиңләргә чакыра.

"Соңгы елларда халык арасында Сталин чорын тарихи чынбарлыкка туры килмәгән, бер яклы, идеаллаштырып күрсәтү тарала бара һәм бу Русия дәүләтенә белә җәмәгатьчелеккә зур зыян сала", диелә канун өлге аңлатмасында.

Добрынин шулай ук яңа географик атамаларга, урамнарга, метро исемнәренә Сталин җинаятьләренә кагылышы булган кеше исемнәрен бирмәскә тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG