Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа мәгариф министры – Гөлназ Шәфыйкова


Гөлназ Шәфыйкова - Башкортстанның яңа мәгариф министры
Гөлназ Шәфыйкова - Башкортстанның яңа мәгариф министры

Августта узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Хәмитов Башкортстан мәгариф министрлыгын нык тәнкыйтьләгән иде.

Моңарчы министр булган Әлфис Гаязов башка эшкә күчү сәбәпле аның урынына Сибайда туып үскән Гөлназ Шәфыйкова куелган, дип хәбәр ителә Башкортстан хөкүмәте сәхифәсендә. Бу карарны Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов имзалаган.

Шәфыйкова 1975 елда туган. 1990 елдан башлап Сибайдагы балалар бакчасында тәрбияче булып, аннары Уфадагы балалар бакчасында психолог булып эшләгән. Соңрак Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында педагогика һәм психология кафедрасында укыткан. Аннары Башкорт дәүләт педагогика университетында психология кафедрасында эшләгән. 2014 елдан әлеге югары уку йортында ректорның фәнни эшчәнлек өчен җаваплы урынбасар вазифаларын үтәгән.

Быел август аенда узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Хәмитов Башкортстан мәгариф министрлыгы эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты. “Министрлыкта бала технопаркларын оештыра белүче бер генә энтузиастны күрмим. Беләсезме, бу министрлыкта бөтенләй башка холыклы кешеләр эшләргә тиеш – түрә һәм бюрократ түгел, күңелләре янып торган кешеләр”, - дип белдерде ул вакытта Хәмитов.

XS
SM
MD
LG