Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабан күлен кытайлар төзекләндерәчәк


Кабан күлен үзгәрешләр көтә
Кабан күлен үзгәрешләр көтә

Казанда Кабан күле яр буен төзекләндерү конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүче итеп Русия-Кытай проекты табылды.

Русия белән Кытайның уртак такымы тәкъдим иткән проектта күлнең табигый ландшафтын саклау һәм казаннар өчен яңа ял итү зонасын булдыру каралган.

“Иң беренче чиратта, Кабан күлләрендәге суны чистартып, күбрәк агач утыртачакбыз. Яр буйларында хәрәкәт итүче транспортның тизлеген киметергә телибез. Кабан күле Казанның бөтен ачык урыннарын “яшел коридорлар” белән тоташтырачак”, дип белдерде җиңеп чыккан проект авторларының берсе Стэнли Лаң.

Югары Кабан күлендә Казан халкы көймәләрдә йөри һәм балык тота алачак. Урта Кабандагы сәнәгать зоналарын казаннар ихтыяҗларына буйсындыру каралган. Түбән Кабанда исә сәүдә рәтләре булачак, амфитеатр да төзеләчәк.

Проектны 2016 елның язында тормышка ашыра башлыйлар.

XS
SM
MD
LG