Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Украинаның халык каһарманы ордены белән бүләкләнде


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Украинаның халык каһраманы ордены - 2015 елда Украина өчен сугышканнарны төрле яктан тәэмин иткән волонтерлар оештырган бүләк.

13 октябрь кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Украинаның халык каһарманы ордены белән бүләкләнде. Орденны аңа Одессада узган бүләкләү тантанасында Одесса өлкәсенең башы Михаил Саакашвили тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында террорга каршы операциядә катнашканнар, хәрбиләр, сәясәтчеләр бар иде.

Украинаның халык каһарманы ордены - дәүләткә карамаган бүләк, аны Украина өчен сугышканнарны төрле яктан тәэмин иткән волонтерлар 2015 елда оештырды. Бу орденга 6 мең кеше тәкъдим ителгән, алардан 150 кеше инде бүләкләнгән, кайберләре үлгәннән соң.

Орден көмештән ясала. Бу орденнарны чыгару өчен волонтерлар 80 кг көмеш җыйганнар.

XS
SM
MD
LG