Сүриянең Латакия вилаятендә Русия хәрби көчләренә ракета төшеп кимендә өч кеше һәлак булды, берничә хәрби яраланды, дип хәбәр итте Сүрия хөкүмәтенә якын чыганаклар Reuters’ка.
Һөҗүм сишәмбегә каршы төндә булган. Хәбәр дөрес булса, Мәскәү 30 сентябрь Башар Асадны яклап Сүриягә һава көчләрен керткәннән бирле бу беренче югалтулар булачак. Сүрия ягы да, Русия ягы да әлегә моңа карата мәгълүмат бирмәде. Шулай ук һәлак булганнарның хәрби көчләргә булышкан ихтиярилар булу ихтималы да бар.
Хөкүмәт чыганагы хәбәрләренәгә караганда, Русия көчләре урнашкан ракета төшкән Нәби Юныс дигән урында кимендә 20 русияле булган.
Мәскәү Сүриядә Русия гаскәрләре юк, Сүрия хәрбиләренә ярдәм итүчеләр һәм хәрби киңәшчеләр генә бар диде.