Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эксперт: "Татспиртпром" күрсәткечләрен читтән алган аракы хисабына арттыра


"Татспиртпром" тугыз айда Русиядә иң күп аракы җитештергән ширкәт булуын белдерде. Алкоголь базарын тикшерүче үзәк Азатлыкка Татспиртпромның бу саннарга ничек ирешүен аңлатты.

"Татспиртпром" гыйнвардан алып сентябрьгә кадәр Русиядә аракы җитештерүчеләр арасында беренче урында, дип хәбәр итте ширкәтнең матбугат хезмәте. Тугыз айда ширкәт 5.5 млн дал (декалитр) аракы чыгарган.

Барлыгы Русиядә 45 млн дал аракы җитештерелгән. "Татспиртпром" үзенең уңышын элек Татарстан аракысы сатылмаган төбәкләргә үтеп керүе белән аңлата.

Русиядә алкоголь базарын тикшерүче "ЦИФРРА" үзәге башлыгы Вадим Дробиз Азатлыкка Татспиртпром саннарына аңлатма бирде.

"Татспиртпром" заводларында үз аракылары гына түгел, читтән контракт белән алынган чимал да аракы итеп ясап чыгарыла. Татарстанда шундый 1.7 млн дал аракыны "Татспиртпром" үзенеке итеп чыгарды. Димәк аның чыннан да үз продукциясе 3.8 млн дал гына", диде Дробиз.

Русиядәге тагын шундый ук зур Синергия исемле ширкәт 5.2 млн дал аракы чыгарган, әмма алар аны тулысынча үз чималыннан чыгара, диде белгеч. Синергиянең төрле шәһәрләрдә җиде аракы заводы бар. "Татспиртпром" ширкәтенә Усад һәм Мамадыштагы ике спирт заводы, Казан, Усад, Чистай һәм Түбән Камадагы дүрт ликер-аракы заводы, Казандагы бер шәрәб заводы керә.

Быел "Татсприртпром" аракыны сугыш барган Донбасска да сата башлады. Ширкәтнең генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов Азатлыкка Донбасска хәмер сатылуын яңа базар киңлеген капшап карау, табыш арттыру мөмкинлеге белән бәйле, дип аңлатты.

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт, "аракы сатудан бюджетка акча керә дип сөенү - тилелек, диде.

XS
SM
MD
LG