Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада җирле сайлаулар уза


Мариуполь белән Красноармейскида сайлаулар өзелгән.

Бүген Украинада җирле хакимияткә сайлаулар уза. 33 мең сайлау бүлекләрендә тавыш бирү бара.

"Петр Порошенко блогы" фиркасендә белдерүләренчә, Мариупольда сайлаулар өзелгән. "Украинская правда" хәбәр итүенчә, Мариуполь шәһәре җирле сайлау комиссиясе сайлау кәгазьләрен кабул итмәгән.

Шулай ук сайлау бүлекләре Донецки өлкәсе Красноармейски шәһәрендә дә ачылмаган. Моны җирле сайлау комиссиясендә бюллетеньннар бастырудагы хаталар белән аңлаттылар.

XS
SM
MD
LG