Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия депутаты Ющенко: Асcад сайлаулар уздырырга әзер


Асcад халык теләгән очракта президент сайлавы уздырып анда катнашырга әзерлеген әйтте.

Сүрия президенты Бәшәр Асcад илдә парламент һәм президент сайлаулары уздырырга әзер. Бу хакта Димәшкәтә Асcад белән очрашудан соң, КПРФтан Дәүләт думасы депутаты Александр Ющенко белдерде.

Русия парламент вәкиллеге белән Сүриядә булган Ющенко Асcадның барлык сәяси көчләр катнашында ирекле сайлау уздыруга һәм конституцион реформалар үткәрү турында сөйләшүгә әзер булуын әйтте. Моннан тыш Сүрия президенты халык теләгән очракта президент сайлавы уздырып, үзе дә шунда катнашырга әзерлеген белдергән.

Сүрия массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, Асcад Русия вәкиллеге белән очрашуда экстремистик төркемнәрне җиңү Русия белән Сүрия омтылган сәяси тотрыклыкка китерәчәген әйткән.

Шимбә көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Сүрия ирекле армиясе оппозиция көчләренә ярдәм итәргә әзерлеген әйтте. Оппозиция Русия белән хезмәттәшлек мөмкинлеген кире какты.

XS
SM
MD
LG