Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Яшьләр театры төрле буын шагыйрьләрен җыйды


Эльза Вәлиева "Зөләйха" биюен башкара
Эльза Вәлиева "Зөләйха" биюен башкара

2 ноябрь республиканың Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрында Башкорт җәмәгатьчелегенең "Ак тирмә" милли-мәдәни үзәге оештырган "Бал кортыдай энҗе җыям" исемле чара узды. Анда башкорт халкының өч буын шагыйрьләре чыгыш ясады.

"Ак тирмә" оешмасы ай саен төрле чаралар уздырып тора. Чираттагысы шигърият кичәсе булды. Анда башкорт халкының өч буын шагыйрьләре чыгыш ясады. Яшь, урта һәм өлкән буын язучылар сәхнәгә аерым-аерым чыкты. Шунысы да үзенчәлекле, башлап язучы башкорт яшьләреннән соң “бер һаваны сулаган, бер язмыш кичергән тугандаш халкыбыз” дип татар яшьләре дә чыгыш ясады. Алар: Фидаил Сафин, Нурлан Ганиев һәм Илүсә Исмәгыйлева. Нурлан Ганиев 2014 елда Казанда узган “Иделем акчарлагы” бәйгесендә Гран-при алган иде. Илүсә Исмәгыйлеваның агымдагы елда “Яшьләр тавышы” исемле сериядә беренче китабы нәшер ителде.

Илүсә Исмәгыйлева
Илүсә Исмәгыйлева

Чарада авторлар белән бергә аларның шигырьләрен Яшьләр театры актерлары да сөйләде. Шигырьләр җыр-бию белән үрелеп барды.

Иң ахырда өлкән буын вәкилләре – Башкортстан парламенты җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова белән Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай чыкты. Равил Бикбай якын көннәрдә Оренбурда булып кайтуы турында да сөйләде:

“Дөньяда бөек могҗиза бар. Халыкны халык иткән, илне ил иткән, шигъриятне шигърият иткән ул могҗиза – буыннар бәйләнеше. Бүген без шушы могҗизаны күрдек. Әдәбиятның киләчәге булуына ышанычым артты. Әдәбиятның киләчәге бар. Сезнең иңегездә зур җаваплылык һәм бурыч.

Равил Бикбай һәм Йомабикә Ильясова
Равил Бикбай һәм Йомабикә Ильясова

Без Башкортстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Мин кичә генә Оренбурда узган башкортларның өлкә корылтаенда булып кайттым. Андагы тормыш белән мондагы тормышны чагыштырганда, җир белән күк кебек. Анда әдәби марафоннар, шигъри нәкыш бәйгеләре үткәрерлек бернинди дә мөмкинлек юк. Мондый залларда анда туган телдә шигырьләр яңгырамый. Шуның кадерен белсәк иде. Республиканың матурлыгын, халкының бәхетле икәнен читкә чыгып караганда ныграк аңлыйсың.”

Чара күмәкләп фотога төшүләр белән тәмамланды.

Фәнис Үзәнбаев "Башкорт маршы" биюен башкара
Фәнис Үзәнбаев "Башкорт маршы" биюен башкара
Зөлхиҗә Галиева "Самавыр" биюен башкара
Зөлхиҗә Галиева "Самавыр" биюен башкара
XS
SM
MD
LG