Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ислам дәүләте" оешмасында икенче "дәүләт" теле – урыс теле"


"Якын Көнчыгышта дини хәрәкәтләрнең радикальләшү процесслары" темасына багышланган түгәрәк өстәл
"Якын Көнчыгышта дини хәрәкәтләрнең радикальләшү процесслары" темасына багышланган түгәрәк өстәл

Казанда "Күпмәдәниятле дөньяда ислам" дип исемләнгән халыкара фәнни форум башланды. Акъярдан килгән тарихчы Аммар Канах "Ислам дәүләте" оешмасында Русиядән 10 мең кеше сугыша, ди.

Форум инде бишенче тапкыр үткәрелә. Аны Казан федераль университеты белән берлектә Русия Фәннәр академиясенең Шәркыять институты, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, Казандагы Русия ислам институты һәм Русия тарих җәмгыятенең Казандагы бүлекчәсе оештыра. Җыенда Русиянең һәм БДБ илләренең әйдәп баручы ислам белгечләре, дин әһелләре, фәлсәфәчеләр һәм тарихчылар катнаша.

Болгар ислам академиясе – саклану чарасы

“Күпмәдәниятле дөньяда ислам” форумында катнашучылар берничә төркемгә бүленеп төрле темаларга фикер алышты. Татарстан Фәннәр академиясендә оештырылган түгәрәк өстәл “Якын Көнчыгышта дини хәрәкәтләрнең радикальләшү процесслары” дигән темага багышланган иде.

Сөйләшүне башлап җибәргән Айрат Абдуллин (Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты) Татарстанда радикаль күренешләрнең локаль дәрәҗәдә барлыгын ассызыклады. “Безнең төп максат – аны бөтен республикага таратмаска”, диде ул.

Теманы Татарстан президент аппаратының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Альберт Гарипов дәвам итте:

Гасырлар дәвамында тупланган үзебезнең дини мирасны файдаланып, үзебезнең дин белгечләрен әзерләргә телибез

– 2012 елда Татарстанда булган вакыйгаларны беләсез. Мин аларны курыкмыйча террорчылык актлары дип атар идем. Без билгеле нәтиҗәләр ясадык. Хәзер менә Болгарда ислам академиясен төзибез. Гасырлар дәвамында тупланган үзебезнең дини мирасны файдаланып, үзебездә язылган китапларга таянып, үзебезнең дин белгечләрен әзерләргә телибез.

Татарстанның антитеррор комиссиясе аппарат җитәкчесе Илдар Галиев та шул ук юнәлештә сөйләде:

– Гел “радикаль ислам”, “исламчылар” дип сөйлиләр. Күп кеше ислам чыннан да шундый вәхши дин дип уйларга мөмкин. Без исә бу радикаль күренешләрне вирус итеп кабул итергә тиеш. Алар – ислам диненә хас булмаган, ят әйберләр.

Якын Көнчыгышны АКШ, Кытай һәм Русия бүлешмәкче

Җыелган халыкта иң зур кызыксыну уяткан чыгышларның берсе профессор Омран Маһәүзаһныкы булгандыр. Омран әфәнде – Иорданиянең Җаддар университетында хокук көллиятенең төбәк куркынычсызлыгы департаментын җитәкли. Аның фикеренчә, бүген Якын Көнчыгышта ике идеология көрәшә. Беренчесе – АКШның йогынтысы. Икенчесе – Русия белән Кытайның стратегиясе.

– Гади халыкның күпчелеге икенче стратегияне хуплый. Тик Америка төбәктә йогынтысын саклап калыр өчен, төрле коралларга мөрәҗәгать итә, мәсәлән, шул ук “Ислам дәүләте” оешмасын үз мәнфәгатьләрендә кулланырга тырыша. Кызганыч, Якын Көнчыгышта сәяси культура дәрәҗәсе гаять түбән, шуңа күрә халык “Ислам дәүләте” оешмасы кебек хәрәкәтләрне табигый әйбер буларак кабул итә.

Киләчәктә Мисыр Якын Көнчыгышта төп роль уйнаячак

Маһәүзаһ Русиянең Сүриягә бәреп керүен хуплый. Аның фикеренчә, уңай нәтиҗәләр инде бар, һәм Сүрия низагы ахырына якынлаша. Уңай нәтиҗәләр төгәл нәрсәдә чагыла – анысын Омран әфәнде аңлатып тормады. Ә менә Мисыр турында ул җентекләп сөйләде:

– Мисыр АКШ йогынтысыннан акрынлап арына башлады. Әлеге дәүләт үзенең милли куркынычсызлык стратегиясен формалаштыра. Киләчәктә нәкъ менә ул Якын Көнчыгышта төп роль уйнаячак. Русиягә Мисыр белән дуслыкны үстерү зарури.

“Ислам дәүләте” оешмасы татар авылларында актив эшли

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм ислам бүлеге җитәкчесе Дамир Шаһавиев “Ислам дәүләте” оешмасының килеп чыгышы турында сөйләде:

– Бөтен нәрсә Сәед Котыбка, ул тараткан белемгә барып тоташа (Мисыр фәлсәфәчесе, “Мөселман кардәшләр” ассоциациясенең идеологы – ред.). Идеология ягыннан “Ислам дәүләте” оешмасы ваһһабчыларга якын. Алар иң элек Көнбатыш йогынтысына эләккән мөселманнарга каршы көрәшә, аларга каршы җиһад игълан итә.

Шаһавиев сүзләренчә, быел Русиядә “Исток” дигән журнал таратыла башлаган. Аны “Ислам дәүләте” оешмасы чыгара һәм ул урыс телендә нәшер ителә.

– Тексты гаять йомшак. Журналда гомуми мәгълүмат бирелгән. Күренеп тора: мөмкин кадәр күбрәк аудиторияне колачларга, үз ягына күндерергә тырышалар. “Ислам дәүләте” оешмасының шәригать кануннарына туры килгәнен исбатлыйлар. Кыскасы, профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән басма. Аны интернетта табарга мөмкин.

“Ислам дәүләте” оешмасына кушылырга өндәүчеләр татар авылларында актив эшли

Виртуаль дөнья белән чикләнеп кенә калмыйча, “Ислам дәүләте” оешмасына кушылырга өндәүчеләр татар авылларында да актив эшли икән. Дамир Шаһавиев мондый очраклар турында да бәян итте:

– Төмән өлкәсендә берничә төркем егет мәчетләргә кереп халыкны ИГИЛга кушылырга үгетләп йөргәннәрен беләбез. Мәскәүгә Урта Азия республикаларыннан эшләргә килгән мигрантлар белән дә турыдан-туры рәвештә эш итә алар. Акча түләп, билетларын сатып алып, Төркия аша Сүриягә юллаганнары мәгълүм.

Татарлар үрнәк булырга мөмкин

Коръәнне өйрәнү үзәге мөдире Фәрид Сәлман үзенең чыгышын бисмилла белән башлап җибәргән бердәнбер кеше булды. Ул хәзерге имамнарның көчсезлеге турында сөйләде:

– Быел Рамазан аенда Мисырда булдым. Каһирә янәшәсендәге бер авыл мәчетенә килдем. Имам “Ислам дәүләте” оешмасы турында ләм-мим - берни аңлатмый. “Ни өчен халыкка аңлату эшләрен алып бармыйсыз соң?” дип сораган идем – “Бер тапкыр әйтеп карадым, икенче көнне яныма ике кеше килеп, тагын бер кат ул теманы ачсаң, үтерәбез, дип кисәтү ясады” дигән җавап ишеттем.

Фәрид Сәлман “Ислам дәүләте” оешмасын “иблис дәүләте” дип атады һәм Русиядәге традицион исламның өстенлекләренә басым ясады:

– Русиядәге ислам – ул җайга салынган мөнәсәбәтләрнең бер моделе. Без гомер-гомергә башка традицион дин вәкилләре белән дус-тату яшәдек. Шуның белән бөтен дөньяга үрнәк күрсәтә алабыз.

“Ислам дәүләте” оешмасы – ул социаль күренеш

Акъяр дәүләт университеты Һуманитар-педагогика институтының тарихи, фәлсәфи һәм социаль фәннәр кафедрасы доценты Аммар Канах тумышы белән Иорданиядән, әмма үзе Русиядә яши. Аның чыгышы да күпләрне кызыксындыры. “Мин “Ислам дәүләте”н террорчылык оешмасы буларак кына түгел, яңа социаль-дини модель буларак та анализларга тырышам”, ди ул:

– Аларга сугышып йөри торган сакаллы ахмакларга кебек карарга ярамый! Хәзер инде алар азмы-күпме җир яулауга ирешкән. Ул территориядә яшәүче халыкның 70%ы “Ислам дәүләте” оешмасына тыныч карый, чөнки анда инде институтлар системы эшли башлаган. Акчаларын бастыралар, паспортларын, машина номерларын бирәләр. Финанс һәм административ институтлар бик төгәл эшли. Алар инде дәүләтчелек дәрәҗәсенә ирешкән. “Ислам дәүләте” оешмасы мондый уңыш казанган икән, димәк, ул кешеләрнең психологик һәм социаль халәтенә җавап бирә ала дигән сүз.

Аммар Канахның “Ислам дәүләте” оешмасында икенче “дәүләт” теле – урыс теле” дигән сүзләре аудиториядә беркемне шаккаттырмады булса кирәк.

“Ислам дәүләте” оешмасында Русиядән 10 мең кеше сугыша

– Анда урыс телле кешеләр, чыннан да, бик күп. Минем исәпләүләр буенча “Ислам дәүләте” оешмасында Русиядән якынча 10 мең кеше сугыша. Кимендә яртысы – Төньяк Кавказдан. Калганнар – Русиянең башка төбәкләреннән, шул исәптән, Идел буеннан да бар. Күбесе – яшь егетләр.

Татарстаннан “Ислам дәүләте” оешмасында ничә кеше катнаша? Ул хакта төгәл саннарны ачыктан-ачык беркем дә әйтмәде, әмма кулуарларда республикадан Сүриядә ИГИЛ ягында 200ләп кеше сугыша дигән мәгълүмат таратылды. Имеш, Әлки районында димләүчеләр бар.

Яшьләрнең тыныч тормышны ташлап, анда ни өчен китүләрен аңлатканда, Аммар әфәнде өч төп сәбәпне аерып күрсәтә.

– Беренчесе – мондагы җәмгыятьтә урын таба алмаган кешеләр.Әйтик, төрмәдә утырып чыкканнар. Аларга максат кирәк, һәм “Ислам дәүләте” оешмасына кушылып, алар әлеге максатны таба. Икенчедән, акча эшләү мөмкинлеге. Ир-егетләргә зур керем, өйләнү мөмкинлеге вәгъдә ителә. Өченче сәбәп – кайбер яшьләр бу әйберне маҗара итеп кабул итә. Кызык өчен кушылалар.

Шул ук вакытта “Ислам дәүләте” оешмасының үзендә дә проблемнар юк түгел. Анда сугыша торган Русия ватандашлары хәлифнең нәкъ менә гарәп булырга тиешлеге белән килешеп бетми. “Ә нигә чечен яисә ингуш булмасын ди ул, дип уйлый Кавказдан килүчеләр”, ди Аммар Канах.

– Әлбәттә, “Ислам дәүләте” – ул проект. Әмма бу проектны башлатып җибәргән кешеләр инде аның белән идарә итә алмый – ул бәйдән ычкынды. Хәзер “Ислам дәүләте” оешмасы кыла торган гамәлләр Якын Көнчыгыштагы илләрне тотрыксызлык хәлендә тота. Бу исә АКШның мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Русия белән Европага исә “Ислам дәүләте” оешмасы зур куркыныч тудыра. Русиядә моны аңлыйлар, Европа да аңлый башлады кебек, - ди Канах.

XS
SM
MD
LG