Accessibility links

Кайнар хәбәр

Alqanat төркеменең соңгы концерты "+" билгесе белән


Alqanat "Мин татарча сөйләшәм" чарасында. 2015
Alqanat "Мин татарча сөйләшәм" чарасында. 2015

Alqanat концертының соңгысы дип аталуы – күңелсезләнергә сәбәп түгел, дип ышандыра төркем җитәкчесе Илназ Гәрәев. Тамаша 17 декабрьдә Казанда уза.

Иң көчле татар рок-төркеме Alqanat 10 еллык иҗатына йомгак ясап, концерт бирә. Соңгысын. Төркем эшчәнлегенә нокта куясы бу концерт 17 декабрь кичендә Казан клубларының берсендә узачак. "Ләкин концертның соңгы дип аталуы – күңелсезләнергә сәбәп түгел", дип ышандыра төркем җитәкчесе Илназ Гәрәев. Соңгы концерт "+" билгесе белән узачак, моның нәрсә аңлатканын тамашачылар концертка килгәч белә алачак. "Ышандырабыз: фанатларыбыз концерттан күңелсезләнеп түгел, ә рухланып кайтып китәчәк, чөнки... ә менә анысы әлегә сер", ди Илназ. Илназ Гәрәев Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Илназ, яңалыкларыгыз сирәк була, ләкин чыккан бере – берәгәйле. Сез татарларны гына түгел, чит ил тамашачыларын да фанат иткән беренче татар рок-төркеме дә, iTunesта альбом саткан беренче татар төркеме дә, Европада альбом шомарткан беренче татар музыкантлары да, Салават Фәтхетдиновта рок-амплуа ачкан беренче иҗатчылар да. Соңгы концерт "+" нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак?

– Килмәсәгез, меңләгән хис-тойгыдан мәхрүм калачаксыз. Чиксез энергия, җанлы тавыш, 10 ел буе тупланган репертуарыбыздагы бөтен җырларны һәм яңа, моңарчы беркайда да яңгырамаган яңа җырларны вәгъдә итәбез. Данлыклы кунакларыбыздан таң калачаксыз. Бу сезнең өчен генә түгел, үзебез өчен дә күптән көтелгән вакыйга, аны сюпризларга бай итәргә тырыштык.

– Илназ, татар тамашачысы рок-концертларга, гәрчә алар татарча булса да, егылып китә димәс идем. Тамашачы җыя алырбыз дип уйлыйсызмы?

– Беренчедән, безнең тамашачы – татарлар гына димәс идем. Фанатларыбыз арасында төрле милләт кешеләре бар. Татарча рок тыңлау алар өчен гайре табигый хәл түгел, алар кызыксынып безнең иҗатны күзәтәләр. Бу кызыксыну Alqanatның төрле рок-проектларда, мәсәлән, Emergenza халыкара рок-фестиваленең сайлап алу турларында катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Без татар рок-музыкасын милләтара сәхнәгә алып чыктык һәм безне кабул иттеләр. Төркемебезне әледән-әле төрле чараларга чакырып торалар, мәсәлән, 29 август көнне Чаллыда зур җанлы концертта катнаштык, Русиякүләм танылган "Земляне", MakSim кебек иҗатчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Әлегә вакытта да чыгыш ясарга чакырулар даими килеп тора, чит илләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз.

Тамашачыларның санына килгәндә исә, монда сегментны истә тоту кирәк. Alqanat иҗаты интеллектуаль мәдәният дип аталган төркемгә керә, ә ул өлкәдә беркайчан да тамашачылар саны попсаныкы белән бер күләмдә булмаячак. Икенче төрле итеп әйткәндә, безнең җырлар – югары сыйфат эзләүчеләр өчен. Бу безнең өчен дәрәҗә билгесе дә.

Әгәр Alqanat концертларына халык егылып йөри башласа, мин хәтта шикләнеп калыр идем – әллә сыйфатыбыз төште микән дип. Бу бит шундый базар кануны: һәр нәрсә сыйфатлырак булган саен аны кулланучылар кими, чөнки сыйфат бәя белән үлчәнә, безнең очракта рухи бәя белән. Аның каравы, безнең тамашачылар – чын фанатлар. Алар еллар буе безнең иҗатны күзәтә, сыйфат таләп итә, тугры кала бирә.

Попсада бер-ике ел сәхнәдә күренми тор әле син – шундук оныталар, чөнки сине алыштырырдай вариантлар меңләгән. Ә Alqanatның төрле чагы булды, ике-өч кенә түгел, озаккарак та югалып тордык, ләкин аңа карап безнең иҗатка мөкиббән китүчеләр саны кимемәде. 17 декабрьдә узачак концертыбыз шулай озак көттерү бәрабәренә фанатларыбызның күңеленә ташкын булып килеп керер дип уйлыйм.

– Концертта төркемегез тулы составта чыгыш ясыйдыр бит?

– Солист Артур Исламов, скрипкачы Динә Закирова, барабанчы Искәндәр Хәбибуллин һәм мин – тулы состав. Барыбыз да булачак. Бүгенге көндә даими репетицияләр уздырабыз, әзерләнәбез. Тугры фанатларыбызны күрербез дип өметләнәбез. Соңгы концерт бит инде ул барыбер, "+" билгесе белән булса да...

Alqanat тарихы

Alqanat төркеме 2005 елда Актанышта оеша. 2008 елдан төркемнең эшчәнлеге Казанда дәвам итә. Актив иҗат чоры – 2008-2012 еллар.

2009 елда Alqanat Төркиядә ТРТ телерадиокомпаниясе оештырган Turkcevision һәм Финляндиядә үткән Traskulla rock фестивальләрендә Татарстаннан вәкил буларак катнаша.

2011 һәм 2012 елларда Alqanat Emergenza халыкара рок-фестивальнең шәһәр турында катнашып, 30 команда арасында өченче урынны яулап, финалга үтә. Шул ук чорда төркемне Казанда үткән альтернатив музыка чараларында еш күреп була.

2014 елда Alqanat яңарыш чорын башлый һәм тамашачыларына беренче альбомын тәкъдим итә. Җыентыкка Алканатның төрле елларда иҗат ителгән җырлары кергән. Яздыру – Казанда, мастеринг – Һельсинкида, җыю (сведение) – Мәскәүдә үткән. Альбом – iTunes, Google Play, Nokia Musiс системалары аша сатылучы беренче татар продукты.

Alqanat репертуарындагы җырларның күпчелеге төркем солисты Артур Исламов (көйләр) һәм Илназ Гәрәев (сүзләр) тарафыннан иҗат ителгән.

XS
SM
MD
LG