18 ноябрьдә Уфа Химиклар мәдәният сарае мәйданы алдында татар телен яклап пикет узачак. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге һәм Башкортстан “Азатлык” татар яшьләре берлеге “ВКонтакте” челтәрендә язуынча, алар татарларны ана телендә укытуны оештыруны, татар мәгарифен үстерүне, җирле халыкларның киңкүләм мәгълүмат чараларын һәм мәгарифен яклауга бюджет акчаларын бүлүне һәм Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итәргә җыена.
Пикет кичке 17.00 башлана.