Казанның 41нче һөнәри көллиятендә прокуратура һәм полиция вәкилләре сөйләшүләр алып бара. Бу хакта “Казанский репортер” хәбәр итә. Әлеге тикшерү кичә Periscopeта пәйда булган видеоролик белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта уку йорты мөдире раслаган.
Әлеге видеода дүрт кыз бер кызны кыйнаганны егетләр интернетта туры трансляциядә күрсәтте. Бу хакта журналист Антон Райхштат Твиттер битендә язды.
Прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгы тикшерү алып бара. Журналистларны әлегә көллияткә кертмиләр.