Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда татар милли мәдәни үзәк ачылачак


Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак.

19 декабрьдә Петербурда “Луч – Нур” милли мәдәни йортын ачу тантанасы уздырыла. Бу Русиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үз интернет сәхифәсендә.

Гомуми мәйданы 1 мең кв.мдан артык булган әлеге йорт бинасы татар эшмәкәре, хәйрияче Габделбәр Алимов акчасына төзелгән. Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак. Киләчәктә шушы ук бинада татар милли һәм мөселман киемнәре, татар компакт-дисклары, сувенирлары һәм китаплары кибете ачу күздә тотыла.

Моннан тыш, татар телен өйрәтү, татар халык ашлары буенча курслар оештырылыр, хатын-кызлар клубы эшләр дип көтелә. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән милли китапханә фонды булдыру да планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG