Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия "Ислам дәүләте" төркеменә каршы беренче һава һөҗүмнәрен ясады


Парламент "Ислам дәүләте" террор төркеменә каршы көрәштә халыкара коалициягә кушылу хөкүмәт тәкъдимен алдагы көнне хуплаган иде.

Британия һава көчләре Сүриядәге "Ислам дәүләте" оешмасына беренче авиаһөҗүмен ясады. Бу хакта Британия саклану министрлыгына сылтама белән мәгълүмат агентлыклары белдерә.

Алдагы көнне ун сәгатькә дәвам иткән сөйләшүдән соң, Британия парламенты кич белән хөкүмәтнең Сүриядә халыкара коалициягә кушылып "Ислам дәүләте" оешмасына каршы һөҗүмнәр башлау тәкъдимен хуплады. Әлеге карардан соң, Tornado дүрт хәрби очкычы Кыпрыстандагы Акротири хәрби базасынннан һавага күтәрелде.

"Ислам дәүләте" террор төркеме күп кенә илләрдә, шул исәптән Британия белән Русиядә дә тыелган. 2014 елның сентябреннән Лондон "Ислам дәүләте" төркеме сугышчыларына каршы Гыйракта хәрби чаралар алып бара.

XS
SM
MD
LG