Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрекләрнең русиялеләргә мөнәсәбәте үзгәрмәде"


Төрек базарында
Төрек базарында

Русия Төркияне дошман ил итеп күрә башлагач, халыкның да зур өлеше төрекләргә нәфрәт белән карый башлады. Төркиядә русиялеләргә ничек карыйлар? Азатлык бу хакта анда яшәүче милләттәшләребездән белеште.

Сигез ел Истанбулда яшәүче Роберт Миндубаев биредә белем алган һәм хәзер тәрҗемәче булып хезмәт куя. Аның фикеренчә, гади тормышта төрекләрнең русиялеләргә мөнәсәбәте үзгәрмәгән.

"Минем белән эштә төрекләр элек аралашкан кебек ук аралашалар. Бернинди дә басым юк. Бу темада бары тик шаяртып кына алалар. Бер тапкыр лифтта русча сөйләшеп барганда ике мәктәп укучысы "вәт шәп бәреп төшердек очкычларын" дип көлештеләр", ди Роберт.

Роберт Миндубаев
Роберт Миндубаев

Сәяси мәйданда исә дәгъвалар еш яңгырый. Роберт сүзләренчә, төрек милләтчеләре Русияне Сүрияне һәм андагы төрекмән территорияләрен бомбалауда гаеплиләр. Ә сулчылар Эрдоганны сөеп бетермиләр, "анда ИГИЛ урнашкан" дип белдерәләр.

Роберт сөйләгәнчә, сәяси тормыш Русия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр кризисы белән генә чикләнми. "Сулчы медиа төрле яктан Эрдоганны гаепләргә тели. Уң як исә киресенчә. Әле күптән түгел Диярбакыр шәһәрендә көрд хокук яклаучысын үтерделәр. Ул ПКК (Көрд эшче фиркасе, Төркия тарафыннан террор оешмасы дип танылган) террор оешмасы түгел дип белдергән иде. Ул үтерелгәннән соң көрдләр тагын да катырак Эрдоганны гаепли башладылар. Биредә провокацияләр күп. Вазгыятьне катлауландырырга тырышалар", ди Миндубаев.

Глеб Леонов
Глеб Леонов

Истанбулда белем алучы студент Глеб Леонов та Роберт белән төрекләрнең русиялеләргә мөнәсәбәте үзгәрмәүдә килешә."Миңа карата төрекләр тарафыннан мөгамәлә ничек бар иде, шулай калды", ди ул.

Аның фикеренчә, Кремльнең Русия туристларына Төркиягә очмаска дигән киңәшнең тәэсире көчле булган. "Бирегә килүче туристлар кимеде, әлбәттә. Дәүләт бармаска киңәш иткәч, кем барсын соң? Бер-ике кеше генә", ди Глеб.

Төркия-Русия кризисы башланган соң ук Мәскәү төрек тауарларын, хезмәтләрен, ширкәтләрен чикли яки тыя башлады. Әнкарада җавап буларак нинди чакырулар ишетелә? Леонов сүзләренчә, Төркиядә Русиягә каршы чаралар өчен җирлек тә юк. "Алар бездән газ һәм энергиядән башка берни дә алмыйлар диярлек. Бу бит банан белән әфлисүннәр түгел. Шуңа мондый чакырулар урынсыз булыр иде", ди ул.

XS
SM
MD
LG