Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Катар бизнесын Татарстанга чакырды


Катар икътисад һәм сәүдә министры Шәех Әхмәд бин Дҗәссим бин Мөхәммәд әт-Тани белән очрашу
Катар икътисад һәм сәүдә министры Шәех Әхмәд бин Дҗәссим бин Мөхәммәд әт-Тани белән очрашу

"Катар Русия базарында үзенә урын эзли, Татарстан моның өчен уңай урын була ала", диде Татарстан президенты Катарга сәфәре барышында.

Татарстан президенты, Татарстан белән Катар арасында хезмәттәшлек өчен иң кулай өлкәләр, дип, нефть һәм газ, нефть эшкәртү, ягулык өлкәсендә уртак проектлар, "КАМАЗ", боралак, Казанның компрессорлар заводы һәм Түбән Каманың "Нижнекамскнефтехим" берләшмәсе башкарган эштә хезмәттәшлекне атады.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкилчелеге ике көн Катарда йөри. Кичә президент Катар икътисад һәм сәүдә министры Шәех Әхмәд бин Дҗәссим бин Мөхәммәд әт-Тани белән очрашты. Быелның март аенда министр белән бер очрашу Дубайда инвестицияләр форумында булган инде. Бу сәфәрнең максаты – элемтәләрне ныгыту һәм Татарстанның потенциалын күрсәтү, диде Миңнеханов.

"Катар бизнесы Русиягә инвестицияләр кертү юлларын эзли. Сезгә Русия базарына керү юлы итеп Татарстанны сайларга тәкъдим итәбез", диде президент Катар эшкуарлары белән очрашуда.

Миңнеханов белән Катарга премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, президент ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстанның инвестицияләр үсеше идарәсе башлыгы Талия Миңнуллина, Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың зур берләшмәләре җитәкчеләре килде, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

2015 елның 9 аенда Татарстан белән Катар арасында сәүдә әйләнеше 602 мең доллар булган. Татарстан Катарга җиһазлар һәм машиналар сата, аннан химия һәм пластик ала.

XS
SM
MD
LG