Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин Удмуртиягә килеп Русиядә үлем җәзасын кире кайтарырга тәкъдим итте


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин "кеше үтерүдә" гаепләнгән кешеләрне үлем җәзасына хөкем итү карарын кире кайтарырга кирәк, диде.

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бүген Ижауда Удмуртия комитетының утырышында катнаша. Чыгышында ул кеше үтерүчеләргә карата үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк, дип белдерде.

"Андый авыр җинаятьләрне кылучыларга дөньяда урын юк", диде Бастрыкин, һәм беренче чиратта, бу сүзне Тикшерү комитеты башлыгы буларак түгел, ә кеше буларак әйтүен өстәде.

Удмуртиянең Балезино районында быелның май аенда ике баланы көчләп үтергән педофил гомерлек төрмәгә хөкем ителде. 2014 елның октябрендә җинаятьче урамда үзләре генә барган 13 һәм 11 яшьлек абыйлы-сеңелле Касимовларны күреп аларны урманга алып керә, кызны көчли, сеңлесен коткарырга тырышкан абыйсын үтерә. Җинаятьчене биш көн эчендә таптылар.

Русиядә үлем җәзасы бетерелмәгән, әмма 1996 елда Русия Европа Шурасына кергәннән бирле илдә үлем җәзасын бирү туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG