Согуд Гарәбстанында тарихта беренче тапкыр хатын-кыз муниципалитет шурасы депутаты итеп сайланды. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә.
12 декабрьдә Согуд Гарәбстанында муниципалитет шураларына сайлау үтте. Салма бинт Хизаб әл-Отәйби Мәккә вилаятендәге Мадрака муниципалитеты шурасы депутаты итеп сайланды.
Бу сайлауда хатын-кызлар тавыш бирүче буларак та, намзәт буларак та тарихта беренче тапкыр катнашты. Намзәт буларак 5938 ир-ат һәм 978 хатын-кыз теркәлгән булган.
2011 елда патша Абдуллаһ хатын-кызларның сайлауда катнашу фәрманын имзалаган иде. Илдә булачак үзгәрешләр турында ул, хатын-кызлар киңәшләрен һәм дөрес карашларын белдерүне дәлилләде дип әйтте. Абдуллаһ 2015 елның 23 гыйнварында вафат булды.