Accessibility links

Кайнар хәбәр

Brent нефте 37 доллардан да түбән төште


Русия бюджеты нефть бәясенең бер мичкәсе 50 доллардан чыгып хисапланган.

Brent нефте бәясенең бер мичкәсенең бәясе дүшәмбе көнне 37 доллардан да түбәнәйде. Соңгы тапкыр нефть бәясе бу кадәр түбән 2008 елның азагында төшкән иде.

Рубльның төшүе дөнья базарында нефтькә бәянең арзанаюына бәйле. Бүген төштән соң бер доллар 71 сум 15 тиен, бер евро 78 сум 9 тиен булды.

Русия финанс министры Антон Силуанов элегрәк 2016 елда нефть бәясе 30 доллардан да түбәнрәккә төшәргә мөмкинлеген әйткән иде. Шул ук вакытта ил бюджеты нефть бәясенең бер мичкәсе 50 доллардан хисапланган.

XS
SM
MD
LG