Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым блокадасы тарафдарлары яңа ел бәйрәмнәрендә Керчь бугазын ябарга җыена


Ленур Ислямов

Кырымны блокадалау акциясе координаторы Ленур Ислямов Керчь бугазын ябу нечкәлекләрен бәян итәргә теләми, әмма моңа әзерлек баруын әйтә.

Кырымны блокадалауда катнашучылар яңа ел бәйрәмнәре вакытында Керчь бугазын ябарга җыена. Бу хакта Кырымны блокадалуау координаторы, эшмәкәр Ленур Ислямовка сылтама белән “Независимая газета” яза.

Керич бугазы Кырымны Русиянең Краснодар крае белән бәйләп тора һәм төп транспорт юлы булып тора.

Кырым чигендә 20 сентябрьдән бирле азык-төлек блокадасы алып барган кырымтатар һәм украин активистлары 20 ноябрьдә электр энергиясе блокадасын башлаган иде. Соңрак аларның “диңгез блокадасы”на керешәчәген Ленур Ислямов элегрәк тә әйткән иде.

XS
SM
MD
LG