Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юл һәлакәтенә очраган Маҗарстанның Екатеринбурдагы баш консулы Башкортстанда җан биргән


Пал Ене Фабиан
Пал Ене Фабиан

Пал Ене Фабиан 25 декабрь көнне Башкортстанда юл һәлакәтенә очраган иде. Ул аңына килә алмады.

Башкортстанда юл һәлакәтенә очраган Мажарстанның Екатеринбурдагы баш консулы Пал Ене Фабиан Казан вакыты белән иртәнге 8.00дә Дуван районы Мәсәгуть үзәк хастаханәсендә җан биргән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Светлана Кускарбекова хәбәр итә.

Русия тышкы эшләр министрлыгының Екатеринбурдагы вәкиле Александр Харлов та моны ТАСС агентлыгына раслаган.

Узган җомга – 25нче декабрь Мажарстанның Екатеринбурдагы баш консулы Пал Ене Фабиан утырган Volvo автомобиле Башкортстанның Дуван районында ГАЗ-3307 йөк машинасы белән бәрелешкән иде. Фаҗига Кропачёва- Мәсгуть-Ачит юлында була.

Баш консул Мәсәгуть хастаханәсенә салына. Хәле авыр булу сәбәпле, аны башка хастаханәгә күчермәгәннәр. Консулга Уфадан килгән нейрохирурглар операция ясаган.

Пал Ене Фабиан Башкортстан Конституциясе көне уңаеннан Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә узган рәсми кабул итүдән кайтып килгән булган.

XS
SM
MD
LG