Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә Charlie Hebdo журналына һөҗүмне искә алалар


Charlie Hebdo журналының соңгы саны
Charlie Hebdo журналының соңгы саны

Узган елның 7-9 гыйнварында Charlie Hebdo журналына һөҗүмдә 17 кеше һәлак булды.

Париж һәм аның тирәсендә узган елның 7-9 гыйнварында булган террор вакыйгаләрен искә алалар. Мөхәммәд пәйгамбәр рәсемен бастырган сатира журналына радикаль сугышчылар һөҗүм итте. Аның хезмәткәрләре бүген чыккан яңа санында үз эшләрен дәвам итәчәкләрен әйтә.

Шулай ук 10 ай элек Парижда сугышчылар полициягә һөҗүм итеп кошер кибетендә сатып алучыларны тотык итеп алды. Сишәмбе һәм шимбә көнне президент Франсуа Олланд террор урыннарында булачак искә алу чараларына барачак. Башкаланың Җөмһүрият мәйданында якшәмбе көнне зур җыен узачак. Узган ел Charlie Hebdo журналына һөҗүмнән соң биредә дистәләгән мең кеше сүз иреге һәм демократияне яклап чыккан иде. Олланд мәйданга якшәмбе көнне дә киләчәк.

XS
SM
MD
LG