Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида "Халкым минем – дөньям минем" бәйгесенә йомгак ясалды


Редакция әгъзасы Нурия Ханым Кучукова сөйли
Редакция әгъзасы Нурия Ханым Кучукова сөйли

Омскида "Татар дөньясы" газетасы кысаларында оештырылган "Халкым минем – дөньям минем" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә татар тарихы, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләрнең тормыш юлы кебек темаларны яктырткан иң яхшы язмалар бүләкләнде.

Мәгълүм булганча, Омскида 2003 елдан бирле шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары тырышлыгы һәм җирле эшмәкәр Тамир Алимбаев ярдәме белән “Татар дөньясы” газетасы чыгарылып килә. Газета үзенең төп юнәлеше итеп, төбәктә яшәүче татарларның тормышын, көнкүрешен, тарихын, мәдәниятен, мәгърифәтен, дини халәтен яктыртуны алган. Шуны да ассызыкларга кирәк, газетаның барлык чыгымнары да оештыручысы Тамир Алимбаев тарафыннан финанслана. Халыкка почта бүлекләре аша бушлай таратылу да оештыручы эшмәкәр исәбенә каплана.

“Халкым минем – дөньям минем” бәйгесе

2013 елдан башлап газетада “Халкым минем – дөньям минем” исемендәге бәйге оештырылып килә. Конкурска тәкъдим ителгән материалларда төбәктә яшәүче татарларның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, теле, мәгарифе, күренекле шәхесләрнең тормыш юлы яктыртылырга тиеш. Ел әйләнәсендә әлеге темаларга багышланган һәм редколлегия тарафыннан басылырга лаеклы дип табылган материаллар газета битләрендә дөнья күрә.

“Умырзая” сәнгатькәрләре җырлый
“Умырзая” сәнгатькәрләре җырлый

Ел азагында жюри әлеге бәйгегә нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне билгели. Бүләкләү тантанасын газетаның туган көненә туры китереп уздыру да традициягә әверелде. Бу чара зурлап шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары, газетаны оештыручылар, редакция әгъзалары, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, актив мәкалә язучылар һәм кайбер районнарның татар хәрәкәте активистлары катнашында уза.

2015 ел бәйгесе нәтиҗәләре

“Халкым минем – дөньям минем” бәйгесе 2015 елда өченче тапкыр үткәрелде. Бәйге оештырылу турында игълан газетаның гыйнвар ае санында басылып чыгуга, редакциягә материаллар килә башлады. Гыйнвар аеннан декабрьгә кадәр 40тан артык мәкалә килде. Конкурсантларның иң яше 4нче сыйныф укучысы булса, иң өлкәне быел 80 яшен тутыручы Гайнан абый Әхмәдов булды. Конкурста катнашучыларның географиясенә тукталсак, өлкә татарларыннан тыш, Кемерово өлкәсе, Башкортстан республикасыннан да материаллар булды. Төрле темаларны яктырткан мәкаләләрнең 24се газета битләрендә дөнья күрде.

Жюри әгъзалары бертавыштан Тевриз районы Ташаткан төп мәктәбенең тарих укытучысы Рөстәм Шарыповның тарихи мәкаләләрен беренче премиягә лаек дип таптылар. Рөстәм әфәнденең февраль аенда басылып чыккан “Бозлы юл - хезмәт йөкләмәсе” дигән мәкаләсендә авылдашларының узган гасырның 30-50нче елларында урманнан агач кисеп чыгаруда күргән авырлыклары турында язылган. Аның июль, ноябрь, декабрь айларында дөнья күргән “Бер фотография тарихы”, “Ташатканның “Беломор каналы”, “Тагын бер тарихи бит” дигән мәкаләләрендә авыл халкының төрле елларда фидакарь хезмәт батырлыгы күрсәтүе турында язылган.

Тевриз районыннан Ольга Уразалиева
Тевриз районыннан Ольга Уразалиева

Тевриз районы Кипо-Кулар авылында яшәүче Тәнзилә ханым Уразалиева авыр сугыш елларында әтиләре, ирләре сугышка киткәннән соң, авылда калган хатын-кызларның күргән кыенлыклары, җиңүне якынайтуга керткән өлешләре турында язган. “Сугыш сүзеннән дә куркыныч сүз юк”, “Тыл хезмәтчәне”, “Сугыш уты белән өтелгән” дигән мәкаләләре өчен ул икенче урынга лаек булды.

Большеречье район үзәгендә яшәүче Рәкия Якупованың авылдашлары турында язган “Тормышка гашыйк алар”, “Әтием истәлекләреннән” дигән мәкаләләре өченче урынны яулады.

Йомгаклау чарасы

Еллык эшкә йомгак ясау һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү газетаның төп химаячысы Тамир Алимбаев җитәкләгән “Енисей” корпорациясе бинасында узды.Чараны газетаның мөхәррире Гөлсинә Әхмерова ачып җибәрде. Катнашучыларны ул Яңа ел белән тәбрикләде, газета чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләргә һәм мәкаләләр язып торучыларга зур рәхмәтен белдерде, узган елда ирешкән уңышларга һәм булган кимчелекләргә дә тукталып узды. Аннары Гөлсинә ханым “Халкым минем – дөньям минем” бәйгесендә призлы урыннар яулаучыларны бәян итте, аларга акчалата бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

Омски казакълары исеменнән Слушаш ханым Раева чыгыш ясый
Омски казакълары исеменнән Слушаш ханым Раева чыгыш ясый

Бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде. Истәлекле бүләкләр актуаль темаларга мәкаләләр язган авторларга да тапшырылды. Алар арасында “Русия укытучылары белән дан тота” дигән темага мәкаләләр циклы авторы Слушаш ханым Раева, Тара районында яшәүче һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән милләттәшләребез белән таныштырып баручы “Тарское Прииртышье” журналисты Татьяна Бурундукова бар иде. Бүләк алганда алар: “Татар милләтеннән булмасак та, без сезнең газета белән танышып торабыз, үзебез дә газетага мәкаләләр язабыз. Бик кирәкле эш башкарасыз. Киләчәктә дә эшегезне дәвам итегез, без дә сезнең белән хезмәттәшлек итүебезне дәвам итербез”, - диделәр.

Тара районыннан Татьяна Бурундукова
Тара районыннан Татьяна Бурундукова

Аннары Гөлсинә ханым кулына үзенчәлекле бүләк алды. “Бу – моңа кадәр беркайда да, беркайчан да басылмаган милли көндәлек. Бүләк Казан шәһәреннән махсус кайтартылды. Көндәлекнең һәр битендә татар язучылары, танылган шәхесләр, акыл ияләре турында мәгълүмат бирелгән, аларның гыйбарәләре, хәдисләре, фикерләре, фоторәсемнәре кертелгән.

Бүләкләр
Бүләкләр

Бүләк редакция әгъзаларына һәм өлкәнең авыл-районнарында үткәрелгән чаралар белән даими таныштырып торучы хәбәрчеләребезгә: Усть-Ишем районыннан Снежана Кадыровага, Тевриз районыннан Мәрвә Төхвәтуллинага, Колосау районыннан Әкрәм Әмировка, Большеречье районыннан Зәлифә Рахмангуловага, Тара районыннан Гөлшат Сатышевага һәм Гөлнур Рахмангуловага тапшырыла. Көндәлектә татар халкына күрсәткән эшләрегезне теркәп, уй-фикерләрегезне туплап барыгыз. Без сездән кызыклы һәм эчтәлекле мәкаләләр көтәбез”, - диде.

Газетага карата әйтелгән фикерләр

Йомгаклау чарасы һәм бүләкләү барышында һәркемгә үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылган иде. Чыгышларда газета материалларының эчтәлекле һәм урынлы булулары турында әйтелде. “Газетаны шәһәрдә дә, авыл-районнарда да көтеп алалар, кызыксынып укыйлар. Бездән яңа темалар, яңа материаллар көтәләр. Мин үзем язарга яратам. Мөхәррир кем турында гына язарга кушмасын, йөгереп эшкә тотынам. Газетаны укырга да, язарга да яратам”, - диде редакция әгъзасы Фагыйлә Чумарова.

Сания апа Аненковага истәлекле бүләк бирелә
Сания апа Аненковага истәлекле бүләк бирелә

Агымдагы елда 90 яшен билгеләүче редакция әгъзасы Сания апа Аненкова: “Рәхмәт сезгә, мине онытмыйсыз, мәкәләләремне бастырып торасыз. Таякка таянып булса да килдем әле, сез минем гаиләм кебек. Хәлем булса, тагын да язып торырмын”, - дип, рәхмәтле булуын белдерде.

Чарада Татарстаннан килгән кунак - Питрәч районы Пановка урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Ләлә Дмитриева да булды. Ләлә ханым Омскига дуслары чакыруы буенча килгән һәм газета белән инде күптән таныш . “Дуслар чакыргач, бу чарага да килдем әле. Бик яхшы, кирәкле эш башкарасыз Үзебезнең татар халкы өчен зур горурлык хисләре кичерәм бу минутларда. Татарстаннан читтә яшәсәгез дә татар телен, мәдәниятен, мохитен саклау буенча искиткеч күләмле эш алып барасыз. Монда халкын яраткан кешеләр эшләгәне күренеп тора. Газетагыз эчтәлекле, төсле, яхшы кәгазьдә басылган. Газетаны нәшер итүчеләргә зур рәхмәт. Киләчәктә дә эшләрегез уңышлы барсын, газетаны озак еллар чыгарып торырга көчегез булсын. Яңадан- яңа конкурслар һәм иҗади уңышлар сезгә”, - диде Ләлә ханым.

Кайбер тәкъдимнәр

Чара барышында газетага карата кайбер тәкъдимнәр дә әйтелде. “Газетада себер халыкларында гына булган йолалар, гореф-гадәтләр турында язылса, себер ягында гына әзерләнә торган ризыкларның рецептлары бирелсә, яхшы булыр иде. Борынгы сүзләрнең мәгънәләре аңлатылса, балалар өчен әкиятләр бирелсә, газетаның эчтәлеге тагын да бай булыр иде”, - диде Ольга Уразалеева.

Татар хәрәкәте активисты Хәлил Садыков
Татар хәрәкәте активисты Хәлил Садыков

Узган гасырның 90нчы елларында татар хәрәкәтендә актив катнашкан Хәлил Садыков өлкәбезнең татар авылларында булган проблемаларын ешрак яктыртсагыз, бәлки, өлкәнең татар тормышында үзгәреш, алга китеш булыр иде”, - дигән теләк белдерде.

Газетаны нәшер итүчеләр: “Әлбәттә, тәкъдимнәрне истә тотарбыз. Сез үзегез дә белгән проблемалар турында языгыз, аларны чишү юлларын да күрсәтегез. Сезнең тәкъдимнәрне халыкка җиткерү – безнең бурычыбыз”, - диделәр.

Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Анда “кунакка” Кыш бабай да килде. Ул катнашучыларны җырлатып-биетеп алды, бүләкләр дә өләште.

Бәйгегә йогак ясау чарасында катнашучылар
Бәйгегә йогак ясау чарасында катнашучылар
XS
SM
MD
LG