Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда элекке полиция хезмәткәре үзе кыйнаган тоткарланучыга 100 мең сум түләргә тиеш булачак


Җинаять эше нигезендә адвокат өчен тотылган чыгымнарны түләтү мәхкәмәгә шикаять ителгән булган. Әлеге шикаять тулысынча канәгатьләндерелгән.

Чистай шәһәр мәхкәмәсе райондагы полициянең элекке хезмәткәре Денис Доронинга 100 мең сум түләтү карарын чыгарган. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Әлеге акчалар Доронин кыйнаган тоткарланучының адвокатны яллавы өчен киткән булган. Шулай итеп җинаять эше кысаларында адвокат яллау өчен кулланылган акчаны кайтару турындагы шикаять тулысынча канәгатьләндерелгән.

Элегрәк мәхкәмә эчке эшләр министрлыгына рухи зыян өчен 15 мең сум түләтү карарын чыгарган иде. Әлеге акча күләменең аз булуы сәбәпле, бу карар Татарстанның югары мәхкәмәсенә шикаять ителәгән.

2013 елның сентябрендә Чистай районы полиция хезмәткәре Денис Доронин сак астына алынучының төрле җиренә, шул исәптән битенә дә биш тапкыр тимер кастет белән суккан. Зыян күрүченең бөтен тәне кара янган.

Нәтиҗәдә полиция хезмәткәренә көч кулланып вәкаләтеннән чыгып китү маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Ул шартлы рәвештә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG