Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъвалаучыларның эшләре кабул ителә башлады


Тукай бүләге җиңүчеләре 26 апрельдә билгеле булачак.

Татарстан президенты карамагындагы комиссия 2016 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылардан эшләр кабул итә башлады.

Халык арасында танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият-сәнгать әсәрләре, сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр карала, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Бүләк алуга эшләрне 2016 елның 15 февраленә министрлык һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни берләшмәләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә ала.

2014 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген 500 мең сум итү турында фәрманга кул куйды. Аңа кадәр аның күләме 300 мең сум иде.

Җиңүчеләр 26 апрель Тукай туган көнендә игълан ителәчәк.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG