Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриянең чик буенда документларны тикшерә башладылар


Австриянең Шердинг шәһәрендәге качаклар лагере, 2016 елның 12 гыйнвары
Австриянең Шердинг шәһәрендәге качаклар лагере, 2016 елның 12 гыйнвары

Австрия канцлеры Вернер Файман чик буе хезмәтенә илгә керүчеләрнең документларын тикшерергә дигән күрсәтмә бирелде диде.

Качаклар агымын контрольдә тоту өчен Австрия Шенген килешүеннән вакытлыча чыгып чик буенда документларны тикшерә башлады. Канцлер Вернер Файман Австриягә сәяси сыену хокукы булган мигрантлар гына кертеләчәк, калганнары кире җибәреләчәк, дип белдерде Österreich басмасына әңгәмәдә. Канцлер Европа Берлегенең һәр әгъза иле берлекнең чикләрен саклау өчен җаваплы диде. Файман миграция проблемасына җитди карамауның Шенген зонасының бетүенә китерәчәген фаразлый.

Инде күпмедер вакыт Австриягә Скандинавия илләренә юл тоткан мигрантларны кертмиләр, бары тик Германиягә баручы качакларны үткәрәләр. Бу атнада Австрия үзенең көньяк чигендә качакларны туктатып аларны кире борырга дигән карар кабул итте.

2015 елда Европа Берлеге илләренә Сүрия һәм Гыйракта барган хәрби чаралардан качып 1 миллионнан артык кеше килде. Аларның күбесе Германиядә калырга тели, әмма аларны урнаштыру эше авыр бара.

XS
SM
MD
LG