Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстанда тәмәке сатуда тотылганнар 10 хезмәт хакы күләмен түли


Инде бер атна Төрекмәнстанда тәмәке сату тыелган. Сатучыларга 10 минималь эш хакы күләмендә штраф яный. Кыйбат булганга тартучылар тәмәкене берәмләп сатып ала.

Һөнәре теш табибы булган Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов 2016 ел башлангач та, Сәламәт җәмгыятьне саклау хезмәтенең эше белән кәнәгать булмаганын белдереп, илдә тәмәке тартуны бетерү өчен барлык чараларны күрергә чакырды. Хезмәт башлыгы шелтә алып түбәнрәк вазифага төшерелде.

Президент күрсәтмәсе белән кибетләрдә һәм базарларда тәмәке сату тыелды, зур шәһәрләрдә кибетләрдә яшерелгән тәмәке эзләп тентүләр оештырылды. Тәмәке сатучыларга 10 минималь хезмәт хакы (5900 манат яки 1680$) күләмендә штраф яный.

"Тәмәкене таныш-белешләрдән генә алып була. Кибет хуҗалары ни кадәр акча тәкъдим итсәләр дә, белмәгән кешеләргә тәмәке сатмый", дип сөйләде Азатлыкның төрекмән редакциясенә Ашгабадтан язучы Аманмырат Бугаев.

Үзәк телевидение каналлары көч структураларының яшерен тәмәкене эзләп табып аны яндыруларын күрсәтте. Ашгабадта яшәүчеләр бер тартма тәмәке бәясенең 13 доллар чамасы булуын сөйли.

XS
SM
MD
LG