Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның икенче колония җитәкчесе үз-үзенә кул салган


56 яшьлек Әзфәр Кадыйров үз эш бүлмәсендә асылынган килеш табылган.

Казанның икенче төзекләндерү колониясе җитәкчесе 56 яшьлек Әзфәр Кадыйров үз эш бүлмәсендә асылынган килеш табылган. Кадыйровның урынбасары Игорь Леонидовны җинаять җаваплылыгына тарту белән бәйле, колония башлыгына карата да тикшерү эшләре алып барылган.

38 яшьлек Леонидов узган атнада колония тоткыныннан 600 мең сум ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган иде. Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге ришвәтне ул исемнәре билгесез җитәкчеләр белән бер тоткынның төрмәдә тотылу режимын җиңеләйтү һәм вакытыннан алда чыгару мәсьәләсен хәл итү өчен алган. Әлеге тоткын тикшерүчеләргә сөйләвенчә, ул 2013 елның апреленнән 2015 елның маена кадәр колония җитәкчесе урынбасарына 600 мең сум күләмендә акчалар һәм төзелеш материаллары биреп барган. Казан Идел буе мәхкәмәсе Леонидовны ике айга сак астына алу шикаятен канәгатьләндергән.

Колония җитәкчесе Кадыйровның үз-үзенә кул салуы нигезендә тикшерү алды эше башланган.

XS
SM
MD
LG