Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада грипп кизүе башланды


Кизүдән битлек киеп саклану киңәш ителә
Кизүдән битлек киеп саклану киңәш ителә

Уфада грипп эпидемиясе башлану сәбәпле, мәктәпләрдә укулар туктатылды. Республикада дуңгыз гриппы белән авыру очраклары арта. “Салават Юлаев” хоккей такымы грипптан саклык чаралары күрә.

29 гыйнвар башкала мәктәпләрендә укулар туктатылды. Сәбәбе – Уфада грипп эпидемиясе башлану. Русия кулланучылар җәмгыяте соңгы өч көндә грипп авырулары кискен артуы сәбәпле, карантин игълан итте. Карантин авырулар 20 процентка җиткәч игълан ителә.

Башкортстанда дуңгыз гриппы белән авыручылар саны да арта. Уфа, Учалы, Белорет һәм Күмертау шәһәрләрендә барлыгы 70 кешегә дуңгыз гриппы диагнозы куелган. Лаборатор тикшеренүләр 20 кешенең әлгеге афәт белән авыру очрагын дәлилләгән. Шуларның тугызы балалар. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрләренә караганда, ул балаларның дүртесе авыр хәлдә.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Эльза Сыртланова сүзләренә караганда, соңгы бер атнада 18 мең авыручы теркәлгән. Фаразлар буенча эпидемиянең февраль-март айларында гына башлануы көтелгән. Гриппка каршы республика халкының 29 процентына вакцина ясалган, ягъни 1 миллион 169 мең кешегә грипп янамый.

“Карантин игълан ителүгә карамастан, борчылыр урын юк, даруханәләрдә вирусларга каршы ай ярымлык дару запасы бар. Хастаханәләрнең инфекция бүлекләрендә барлыгы 3,5 мең авыруны дәвалау мөмкинчелеге тудырылган”, – ди Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Эльза Сыртланова.

Балалар бакчалары исә эшләвен дәвам итә. Ә менә данлыклы “Салават Юлаев” хоккей төркеме сакланырга булган. Хоккейчылар хәтта журналистлар белән дә бер атна очрашмый торачакларын белдерде. Бу турыда хоккей такымының матбугат үзәге башы Андрей Юртаев белдерде. “Хоккейчылар һәм тренерлар дуңгыз гриппына юл куймау өчен 29 гыйнвардан 6 февральгә кадәр хәтта журналистлар белән дә да очрашмый торырга булды. Бу күңелле яңалык түгел, ләкин аңларсыз дип ышанам”, – дип белдерде Андрей Юртаев.

XS
SM
MD
LG