Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасының Кубада урыс патриархы белән очрашачагы игълан ителде


Католик чиркәве башлыгы Франциск (с) һәм патриарх Кирилл
Католик чиркәве башлыгы Франциск (с) һәм патриарх Кирилл

Патриарх һәм Рим папасы православ һәм католик чиркәүләре тарихында беренче тапкыр очраша.

Урыс патриархының тиздән Рим папасы белән очрашачагы хәбәр ителде. Мәскәү һәм Русия патриархы Кирилл католик чиркәве башлыгы Франциск белән шушы тарихи очрашуын 12 февральдә Кубада үтәрәчәк.

Чиркәүнең тышкы мөнәсәбәтләр башлыгы, Волоколам митрополиты Иларион сүзләренә караганда, очрашуда сүз христианнарны эзәрлекләү турында булачак. "Тарихи очрашу ике чиркәү арасындагы мөнәсәбәтләрдә мөһим бер адым булачак", диде митрополит.

Православ һәм католиклар башлыклары Һавана һава аланында очрашачак, сөйләшү нәтиҗәсендә уртак декларация кабул ителәчәк. Христиан дине тарихында католик һәм православ чиркәүләре башлыклары беренче тапкыр очраша.

XS
SM
MD
LG