Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия фин-угырлар оешмасы утырыш уздыра


11-12 февраль көннәрендә Казанда “Русия Фин-угыр халыклары берләшмәсе” гомумрусия иҗтимагый оешмасы шурасы президиумы утырышы була.

11 февраль көнне сәгать 17.00 дә алар Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашачак.

12 февраль көнне сәгать 10.00 дә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында шура президиумы утырышы үтәчәк. Анда Татарстан президенты идарәсе, мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашачак.

XS
SM
MD
LG