Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриядә солых урнаштыруны 1 мартка кичектерергә тәкъдим итә


Алеппо утка тотыла
Алеппо утка тотыла

Көнбатыш илләр Русияне сугышны сузуда һәм Бәшәр Асад режимын яклауда гаепли.

Русия Сүриядә утны туктату режимын 1 мартка кадәр кертүне тәкъдим итте. Reuters агентлыгы АКШ җитәкчелеге чыганагына сылтама белән хәбәр итүенчә, Русия тарафы бу тәкъдим белән чәршәмбе көнне чыккан, әмма АКШ аның белән килешмәвен белдерә. Агентлык язуынча, Вашингтон утны кичекмәстән туктату яклы. Чөнки бу Сүрия хөкүмәте гаскәрләренең Русия һава көчләре ярдәмендә Сүриянең Алеппо вилаятендә президент Бәшәр Асадка оппозициядә булган көчләргә каршы һөҗүмнәрне туктатыр иде.

Сишәмбе көнне Русия тышкы эшләр министры урынбасары Геннадий Гатилов Мәскәүнең Сүриядә утны туктату турындагы сөйләшүләрне Мүнһенда күтәрергә җыенуын әйткән иде. Кремльның Сүриядә солых урнаштыру мөмкинлеге турында АКШ белән фикер алышуы турында атнакич көнне Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин да әйтте.

Алдагы көнне Франция, Британия һәм БМО Иминлек шурасындагы аларның беректәшләре Русияне Алеппода һава һөҗүмнәрен туктатырга чакырды. АКШ белдерүенчә, Русия көчләренең Бәшәр Асад режимына каршы булучыларга һөҗүм ясавы нәтиҗәсендә, Русия тыелган "Ислам дәүләте" террор оешмасы үз көчләрен арттыра бара.

Халыкара хокук яклау оешмалары Русияне хәрби җинаятьләрдә, аерым алганда Сүриядә хәрби һөҗүм барышында мәчетләр, базарлар, хастаханәләр, мәктәпләрне утка тотуда гаепли.

XS
SM
MD
LG