Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флорида татарлары Сабантуй уздырды


Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

Милли бәйрәмгә 150ләп кеше җыелган. Аларның кайберләре машинада 5-6 сәгать юл үтеп килгән.

Кушма Штатларның Флорида штатында 13 февраль көнне Сабантуй узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Милли бәйрәмгә Нью-Йорк, Чикаго, Калифорния татарлары да килгән. Шулай ук Мәскәү һәм Казаннан да кунаклар булган. Майамида яшәүче яшьләр бәйрәм күрергә дип дип әти-әниләрен чакырган. Гомумән 150ләп татар һәм башка милләт вәкилләре җыелган.​

Сабантуйда аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчыкта йөгерү һәм башка шундый уеннар белән бергә милли җыр-биюләр күп булган, балалар исә бәйрәмгә махсус спектакль әзерләгән. Һәрбер гаилә нинди дә булса ризык пешереп килгән, шуңа өстәлләр милли тәм-томнардан сыгылып торган.

Илмир Әхмәтҗанов Флорида Сабан туе турында сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00
йөкләү

Бәйрәмне алып баручы Илмир Әхмәтҗанов Питтсбург шәһәреннән килгән.

"Алар җырлыйлар да, бииләр дә. Кунакчыллар. Бәйрәмне оештыру өчен Римма Минһаҗева, Эльвира Басыйрова, Гөлшат Якупова, Гөлнара Гареева, Ирвена Зыялтдинова һәм башкалар күп көч куйган. Балалар махсус спектакль әзерләгән. Өлкәннәр дә тик кенә утырмады. Бәйрәм чараларында катнашты.

Гөлшат һәм Рәфил Якуповларның балалары бик матур татарча җырлый. Аларны тыңлагач үземне авылда кебек хис итеп куйдым. Шундый вак-вак мизгелләрдән Сабантуйдан бик матур хатирә калды. Алар бик тату һәм бердәм", диде Илмир.

Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

Флоридада Сабантуй күренеше
Флоридада Сабантуй күренеше

XS
SM
MD
LG