Accessibility links

Немцовны искә алырга рөхсәт ителмәгән Екатеринбурда 20 урам җыены үткәрергә телиләр


Свердлау өлкәсе губернаторы 27 февраль Екатеринбурда Борис Немцовны искә алыр өчен җыелырга рөхсәт итмәде.

Екатеринбурда Борис Немцовны искә алыр өчен җыелырга рөхсәт бирелмәгән активистлар шәһәр хакимиятенә тагын 20 яңа гариза тапшырган.

27 февраль көнне Хезмәт мәйданында, катнашучылар 40 кешедән артмаган урам җыенын уздыру рөхсәтен сорап мөрәҗәгать юлланган иде. "Хакимиятләр буш сәбәп табып мөрәҗәгатьне кире какты", диде "Екатеринбур - Иреклек өчен" дип исемләнгән хәрәкәт активисты Елена Шукаева. Аның сүзләренә караганда, рәсми җавапта, урам җыены уздыруның шәһәре язылмаган булган. "Хакимият бары тик Екатеринбур өчен җавап бирә ала һәм Хезмәт мәйданы бөтен төбәктә бер генә", диде активист.

27 февраль Екатеринбурда "Немцов укулары" үтәчәк. Активистлар рөхсәт булмаса да, аны искә алыр өчен җыелачак. Екатеринбурга сәфәрләренең берсендә Немцов Хезмәт мәйданында чыгыш ясаган иде.

"Шәһәребездә Немцовны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр күп. Аларның үз хисләрен уртаклашасылары килә", диде Шукаева.

XS
SM
MD
LG