Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә 150 еврога сюрприз сәяхәтләр сатыла башлады


Испаниянең Барселона, Мадрид һәм Малага шәһәрләреннән 150 еврога сюрприз сәяхәткә чыгып китеп була. Аның кызыгы шунда - сәфәрне сатып алганда кеше кая барачагын белми.

Испаниядә ачылган Waynabox.com сәхифәсендә 150 еврога сәяхәт сатып алып була. Кая бару сатып алган чакта беленми, сәфәргә чыгып китәргә ике көн кала гына хәбәр ителә. Бу бәягә очкыч билеты һәм кунакханәдә ике төн кунып чыгу керә.

Сәфәргә Испаниянең өч шәһәреннән - Барселона, Мадрид һәм Малагадан очалар. Гадәттә сәяхәт җомга башланып якшәмбе тәмамлана. Кая бару сәяхәт өчен акча түләгәндә билгеле булмаса да, сатып алучы алдан ук кая барырга теләмәгән шәһәрләрне әйтеп куя ала.

Сюрприз сәяхәтләрнең тагын бер үзенчәлеге - сәфәргә ялгыз гына чыгып китеп булмый, анда кимендә ике кеше яки дуслар белән бару шарт. Рекламада мондый сюрприз сәяхәтләрнең яхшы бүләк була алганы турында әйтелгән.

XS
SM
MD
LG