Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Милли университет төзү мәсьәләсен күтәрү өчен эшче төркем төзелгән


Фәрит Зәкиев.
Фәрит Зәкиев.

2002-2010 елларда татар телен белүчеләр саны 1 миллионга кимегән.

Бүген «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Халыкара ана теле көне уңаеннан "Ни өчен 25 елда татар теле республикада дәүләт теле була алмады?" дигән конференция узды. Аны Татар иҗтимагый үзәге оештырды.

Үзәкнең рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, чарада академиклар Индус Таһиров, Рүзәл Йосыпов, Русия Дәүләт думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин, галим Дамир Исхаков катнашкан. Бу чарага Чаллыдан да вәкилләр килгән.

“Конференциядә татар теленең юкка чыгуына карата кискен сүзләр әйтелде, чөнки 2002 елдан – 2010 елга кадәр татар телене белүчеләр саны 1 миллионга кимегән. Русиядә демократия, гаделлек булган очракта гына телне саклап булып калып була дигән фикер әйтелде. Каталония мисалы үрнәк булып тора. Анда диктатура беткәннән соң каталон теле яңадан тернәкләнгән. Дәүләттә бөтен тормыш каталон телендә алып барыла.

Чара ахырында Милли университет төзү мәсьәләсен күтәрү өчен инициатив төркем төзү турында карар кабул ителде. Бу эшче төркемгә 19 кеше кергән. Алар арасында күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре бар”, диде Зәкиев.

Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр катнашмаган. Татарстан президент идарәсе, Дәүләт шурасы һәм хөкүмәттән булганнар.

XS
SM
MD
LG