Accessibility links

"Сәләт" беренче тапкыр "Сәмрух" бүләкләрен тапшырды


"Сәләт" беренче тапкыр "Сәмрух" премиясен тапшырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

"Сәләт" беренче тапкыр "Сәмрух" премиясен тапшырды

19 февраль Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә "Сәмрух" премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге бәйге "Сәләт"леләрне рухландыру өчен оештырылган иде.

"Сәмрух" – сәләтле яшьләрнең бүләкләү тантанасын Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Сәләт" яшьләр оешмасы үткәрде. "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, әлеге премия быел беренче тапкыр уздырыла.

“Чараның максаты – еллык нәтиҗәләр ясау, сәләтле яшьләр белән эшләүдә, гомумән, республиканы үстерүгә зур өлеш керткән сәлкешләрне барлау, туплау, шулай ук проектлар оештыручыларга һәм партнерларга рәхмәт сүзләрен белгертү.

"Сәмрух" премиясендә катнашучылар – барысы да “Сәләт”кә нинди дә булса катнашы булган егет-кызлар. Кемдер – сәлкеш, кемдер – әйдаман. Яшьләр барысы да сәләтле, шунлыктан конкурентлык көчле булды. Жюри әгъзаларына эш шактый күп иде һәм иң-иңнәрен сайлап алырга җиңел булмады”, диде Айгөл. Аның сүзләренчә, “Сәмрух” бәйгесенә 100гә якын гариза кабул ителгән. Сайлап алу этаплары биш ай – октябрьдән башлап февральгә кадәр барган. Барлыгы биш номинация билгеләнгән.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә махсус статуэткаларны Татарстанның хакимият вәкилләре, спорт һәм иҗат әһелләре тапшырды, аларның күбесе сайлап алу турларында жюри әгъзалары булган.

“Сәмрух”ның “Ел әйдаманы” җиңүчесе Игорь Смирнов – “Сәләт-Раушан” әйдаманы. Бәйгедә җиңүен ул алты ел буе “Сәләт” оешмасында тырышып эшләвенең нәтиҗәсе дип саный.

“Ел сәлкеше” номинациясендә җиңгән Камилә Гыйлметдинова бу бәйгедә катнашу өчен бик озак әзерләнүен әйтте.

“Чын сәлкеш – ул “Сәләт” дөньясы белән яши торган кеше. Аның күңелендә һәрчак яхшылык, матурлык. Ул бу мохит белән янып яшәргә тиеш”, ди Камилә.

Тантанада Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп “Ел аланы” номинациясендә җиңгән “Сәләт-Раушан”аланын атады. Әлеге аланны Надир Курамшин һәм Илсөяр Хисмәтова тәкъдим итте. Надир “Сәләт-Раушан”да ун елдан артык: иң элек ул ял итүче бала буларак тәрбияләнгән, соңрак әйдаман һәм җитәкче дәрәҗәсенә җиткән. Илсөяр белән Надирдан “Сәләт-Раушан” ул сезнең өчен нәрсә, дип сорагач, алар бертавыштан “Йортыбыз!” дип җавап бирде.

“Ел башҗитәге” (баш җитәкчесе) номинациясендә “Сәләт-Рухият” аланы мөдире – Венера Галимова, “Сәләт җырлый” номинациясендә “Изге чишмә” аланы, “Ел проекты” номинациясендә “Безнең фикер” татар телендә дебатлар лигасы җиңде.

Яшьләр тантанасы элекке сәлкеш, әйдаман, хәзер инде популяр автор-башкаручы Илназ Сафиуллинның “Изге юлларда” дигән җыры белән тәмамланды. “Сәләт” вәкилләре белдергәнчә, алга таба “Сәмрух” премиясен тапшыру ел саен уздыралачак.

XS
SM
MD
LG