Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Ана теле көнендә татар балаларына бәйрәм оештырды


Азатлык Ана теле көнен татар балалары белән бәйрәм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

21 февральдә җиде татар гаиләсе, 14 татар баласы бергәләп халыкара Ана теле көнендә кунак булды. Балалар рәхәтләнеп мультфильмнар карады, истәлеккә бирелгән кызыклы татар китапларын да кыстырып кайтып китте.

Халыкара Ана теле көне уңаеннан Азатлык Казанның “Циферблат” кафесы китапханәсенә татар гаиләләрен кунакка дәште. Җиде гаилә, 14 бала. Иң олысына – 13 яшь, иң кечкенә кунагыбызга әле ике яшь тә тулмаган, әмма татарча такылдый башлаган! Һәр гаиләдә дә икешәр бала. Исемнәре искиткеч матур, сокландыргыч: Гадбелкадыйр, Йосыф, Кәрим, Хәким, Әминә, Назилә, Айзилә, Сәйдә, Бату, Хәят, Нурбулат, Нариман, Аяз, Азат! Барысы да “Мин – татар! Туган телем – татар теле”, дип чәчрәп торган кызлар һәм малайлар.

Соңга калучы булмады, барысы да вакытында килде. Түгәрәккә басып таныштылар. Исемнәрен атап чыккач: “Әти-әниләрегез нинди телләр белә?” дигәнгә: “Татарча, урысча, инглизчә, төрекчә, гарәпчә” дип тезеп киттеләр. Бәләкәчләр арасында “Мин дә урысча сөйләшә беләм!” дигән булып шаккатырырга тырышучылар да табылды. “Лондон, Париж, Истанбул, Варшауда нинди телләрдә сөйләшәләр?” дигән сорауга бер-берсен бүлдерә-бүлдерә нәни кунаклар: “Инглизчә, французча, төрекчә, полякча!” дип җавап бирделәр. “Ә Казанда?!”. “Татарча, урысча, үзбәкчә, инглизчә!” дип тезеп киттеләр. “Татар теле нинди тел?”дигәнгә: “Туган тел!” дип инанып җавап бирделәр. Алып баручылар: "Бүген нинди бәйрәм?" дип сорап та өлгермәде, "Туган теле көне" дип әйтеп салдылар.

Түгәрәккә басып, “Ана телем – татлы тел”, дип шигырь дә сөйләделәр, “Шүрәле” әкиятен дә искә төшерделәр, Тукайның “Туган тел”ен дә яттан әйтеп сөендерделәр, фортопианода да уйнап күрсәттеләр. Һәрберсе сәләтле, кызыксынучан, белемле!

Азатлык һәрберсенә Ана теле көне уңаеннан истәлекле бүләк тә әзерләде – барысына да аерым матур теләкләр язылган татарча китаплар тапшырды. Өлкәннәргә – “Әбүгалисина”, “Маугли”, “Нәни принц”, “Хыяллар тормышка ашсын” дип исемләнгән китаплар. Нәниләр исә матур җете рәсемле әкиятләргә куанды.

Бүләкләр алгач, күңел тагын да күтәрелде! Китапларны култык астына кыстырып, балалар барысы да кәнәфиләргә кырын ятып мультфильм карады. “Ташбака белән Арыслан”, “Кызыклы шәкерт”, “Простоквашинодан өчәү" күңелгә хуш килде. Шулай булмый ни! Табында чәкчәк, татлы эремчек, төрледән-төрле тәмле кәнфитләр! Әниләр дә татлы ашарга ярамый дип кисәтми, бәйрәм бит, димәк, рөхсәт! Мандарин ашый-ашый мультфильм да кызык! Шулай да татар татар инде, табында итле бәлешләр, өчпочмаклар булмаганга бераз гаҗәпләнеп карап торучылар да табылды. Чәкчәк ашап туйгач Нурбулат: “Ә кәтлит юкмы әллә?” дип чын татар егете буларак бездән ит таптыртты.

Мультфильмнарны карап бетергәч, нәни кунаклар “Капкалы”, “Кәрия-Зәкәрия” уенында катнашты. Аннары буяулар, төсле каләмнәр бар икәнен күрделәр дә менә тотындылар рәсем ясарга! Ә өлкәнрәкләр әти-әниләре белән 2нче лицей егетләре уйлап тапкан “Хәрәкәт” уенын уйнап баш ватты.

Өч сәгать дәвамында балалар да, ата-аналар да танышты, үзара аралашты, дуслашып бетте. Бәйрәмне кемдер оештырганны көтеп тормыйча үзебезгә дә очрашып балаларга милли мохит булдырырга кирәк, дигән фикергә килделәр.

Азатлык радиосы татар телендә сөйләшүче, телне кадерләп саклаучы, татар китапларын һәм татар матбугатын яратып укучы, татар бәйрәмнәрен билгеләүче, Татарстанны сөюче, татарга матур киләчәк теләп аны үстерүгә өлеш кертүче һәр кешене ярата вә ихтирам итә. Татар балалары – милләтебезнең киләчәге. Һәрберсе – бәхеткә лаек матур, акыллы, тәүфикълы кызлар һәм малайлар. Араларында киләчәктәге акыллы һәм гадел министрлар, депутатлар, татар президентлары, юмарт эшмәкәрләр, дөнья күләмендә зур ачышлар ясый торган галимнәр, акыл ияләре, космоска очучылар, талантлы сәнгатькәрләр, татарны танытучы иҗатчылар. Насыйп булсын! Барысы да телебезне үстерүче татар шәхесләре булыр дип өмет итәбез.

XS
SM
MD
LG