Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 21:02

"Мигрант" исемле иҗтимагый оешма төбәккә килүче качакларның балаларын урысча яшәү рәвешенә өйрәтәчәк.

Бу атнада Мурманскида төбәккә яңа күчеп килгән балалар өчен адаптация үзәге ачыла. Бу хакта "7x7" сәхифәсенә "Мигрант" исемле иҗтимагый оешма җитәкчесе Фәридә Курдашова хәбәр итте.

Балаларны рус теленә, мәдәниятенә, төньякта яшәү рәвешенә өйрәтәчәкләр. Мигрант балалары өчен бу дәресләр бушка булачак.

"Мигрант" оешмасы төбәктә узган елдан бирле эшли. Аларның максаты якын һәм ерак чит илдән килгән качакларга Русиядә яшәргә ярдәм итү. Узган елның көзендә Русиядән Норвегиягә 5.5 меңләп качак үтеп кергән. Аларның күпчелеге Якын Көнчыгыш һәм Африка илләреннән. Кануннарга караганда, качаклар имин ил саналган Русиядән кергән, шуңа күрә аларга Норвегиядә сыену бирелә алмый, аларны кире Русиягә кайтаралар. Норвегия 500ләп качакны кире Русиягә җибәргән.

Кайбер качаклар кире үз илләренә кайтып китәргә теләк белдергән. Финляндиягә узган ел 32.5 мең качак килгән булган, аларның күпчелеге Гыйрактан. Узган атнадан башлап Финляндия Гыйракка атнасына бер очкыч белән кире кайтырга теләүчеләрне җибәрә башлады. Финляндиягә дә күпләр Лапландиядәге Русия белән чик аша кергән.

Украинаның көньяк-көнчыгышындагы сугыштан качып Русиягә килгәннәрнең кайберләре шулай ук төньякка җибәрелде.

XS
SM
MD
LG