Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Немцовны искә алалар


Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә бер ел элек атып үтерелгән сәясәтче Борис Немцовны искә алу чаралары үтә.

Мәскәүдә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә узган ел 28 февральгә каршы төндә атып үтерелгән Борис Немцовны искә алалар. Тикшерүчеләр оппозиция җитәкчесен үтерүчеләр ялланган, дип саный.

Җинаятькә катнашы булуда шикләнелеп биш кеше кулга алынган: Эчке эшләр министрлыгының "Север" чечен батальоны башлыгы урынбасары Заур Дадаев, туганнар Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев һәм Тамерлан Эскерханов. Үтерүне "Север"ның элекке офицеры Руслан Геремеев оештырган, дип санала. Аның чит илгә качкан булуы фаразлана. Немцовны үтерергә Руслан Мухудинов кушкан, дигән фараз бар. Аның да кайда булганы билгесез.

XS
SM
MD
LG