Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцовны Казанда да искә алдылар


Илгиз Әсхәдуллин
Илгиз Әсхәдуллин

Узган елның 28 февраленә каршы төндә Мәскәүдә атып үтерелгән сәясәтче Борис Немцовны Казанда да 27 февральдә митинг оештырып искә алдылар. 200ләп кеше катнашкан митингта "Каһарманнар үлми", "Онытмыйбыз, кичермибез!" дигән шигарләр күтәрелде.

Казанның Крылья Советов паркында оештырылган митинг бер ел элек үтерелгән Борис Немцовны бер минутлык тынлык белән башланып китте.

Чараны ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов ачып җибәрде: "Немцов Русиянең, дөньяда иң яхшы ил булуы өчен зур көч куйды. Без бүген аны искә алу һәм аның эшен дәвам итү өчен җыелдык. Тормыш, сәяси өлкәдә тамырдан үзгәрешләр ясамасак, илебездә яхшы якка үзгәреш булмаячагын бик яхшы күрсәтте", дип сүзен дәвам итте Шәмсетдинов һәм Русиядәге әшнәлек, караклык, канунсызлык, гадел булмаган сайлаулар, зур чыгымнар түгеп уздырылган Сочи Олимпиадасы темаларына тукталды.

Ул сөйләгән арада, Русия байрагы төсендәге "Каһарманнар үлми" дип язылган Борис Немцов сурәтле плакат янына чәчәкләр салучылар булды.

Митингка килүчеләрнең кайберләре кулларына Борис Немцовның фотоларын күтәреп торса, кайберәүләр бары тик "Борись" дигән язулар тотты. Шулай ук "Савченкога ирек", "Коррупция+сугыш=кризис", "Кризис өчен кем түләр?" дигән шигарләр дә күренде.

Чыгыш ясаучылар үз чыгышларын бик озакка сузмады, фикерләрен кыска һәм ачык итеп әйтте: "Немцовны үтерүчеләрнең эзе Мәскәүгә һәм Чечняга илтә".

ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге вәкиле Илья Новиков Немцовны үтерүчеләрнең эзе Мәскәү Кремленә, Чечняга барып тоташа. Без моны истә тотабыз, без моны онытмаячакбыз һәм без моны гафу итмәячәкбез, дип белдерде.

Немцовны Казанда да искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:02 0:00

Митингта чыгышлар урыс һәм татар телләрендә барды. Татар телендә чыгыш ясаган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русиядә демократик җәмгыять булуның әһәмиятенә басым ясады.

"Татарстан президенты айга бер мәртәбә туры элемтәдә халык белән аралашсын"

"Демократия нәрсә ул? Җәмәгать, демократия – илдә халык белән хакимиятнең бер-берсе белән сөйләшеп торуы. Без Татарстан президентының ай саен халык белән сөйләшүен тәкъдим итәбез. Һәм бу сөйләшү туры элемтәдә булырга тиеш", дип белдерде Зәкиев.

Борис Немцовны искә алу митингының узган елгысына да чыккан, быелгысын да калдырмаган Илгиз Әсхәдуллин, Азатлык сорауларын җаваплап, Немцовның сугышка каршы булуын, коррупциягә каршы китаплар бастыруын сөйләде:

"Немцов кебек кешеләр аз калды. Немцов үлгәч, минем 88 яшьлек әнием хәтта, безнең президентны үтерделәр дип әйтте. Нәрсә булганын ул да аңлый. Немцов язган Путинның 28 сарае, 130 миллиард доллары турында бөтен кеше белми. Бөтен кеше белсә, бәлки икенчерәк булыр иде.

Хәзер кибет чиратларында безгә Кырым нигә кирәк иде, нигә безгә сугыш кирәк. Нигә без аларга түләргә тиеш дип сөйләшә башладылар инде.

Илдә инфляция 30 процент булуга карамастан, пенсияләребез 4 процент кына арттырыла. Ни өчен шулай? Ә бит әйбер бәяләре гел артып тора.

Немцовны үтерүчеләрнең эзе Чечняга китә. Әмма бу мохитне кем тудырды? Бу ягын да уйларга кирәк.

Мин бүген кулыма кырыена "Борис, син безнең белән", дигән язылган, аның фотосын күтәреп чыктым. Мин моның белән Немцовның юлын дәвам иттерергә, халыкны бердәм булырга, коррупция һәм сугышка каршы бергәләп көрәшергә чакырырга телим", дип белдерде.

Митингта чыгышлар белән беррәттән Борис Немцовка багышланган шигырьләр дә яңгырады. Мондый шигырьләрне халык тагын да якын кабул итеп чыгыш ясаучыны алкышларга күмде.

Немцовны сәяси шигырь белән дә искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Сәгать ярым барган митинг ахырында резолюция кабул ителде. Резолюциядә, илне кризиска китереп керткән Русия хөкүмәтеннән, халык һәм сәяси көчләрнең киң фронты хуплый торган кризиска каршы чаралар күрүе таләп ителде.

Шулай ук, федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары аша сугыш пропагандасы алып баруны туктату, Украина һәм Көнбатышка каршы дошманлык хисләре тудыруны бетерү, цензураны юкка чыгару, азык-төлек контр санкцияләрен туктату, бюджетның хәрби чыгымнарын киметү, мәгариф, сәламәтлек саклау, инфраструктурачыгымнарын арттыру, түрәләрнең канунсыз баюына карата җинаять җаваплылыгы кертү, дәүләтнең эре котрактларына реаль көндәшлек булдыру, мәхкәмәләрнең башкарма хакимияттән аерылуын тәэмин иткән киң реформалар уздыру, гадел сайлаулар үткәрү, моннан бер ел элек Мәскәүдә үтерелгән сәясәтче Борис Немцовның җинаятен ачыклау таләп ителде.

Митинг резолюциясе бертавыштан кабул ителде, битараф калучылар булмады.

ПАРНАС, Яблоко һәм Прогресс фиркаләре бергәләп оештырган Борис Немцовны искә алу митингы тыныч үтте, тәртип бозулар күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG