Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурмански өлкәсендә качаклар Финляндиягә җибәрүне таләп итте


Мурмански өлкәсенең Норвегия белән чик буенда качак балалары, 2015 елның октябре
Мурмански өлкәсенең Норвегия белән чик буенда качак балалары, 2015 елның октябре

Качакларны ялган юл белән Финляндиягә үткәрергә алынган кешеләр аларны Мурмански өлкәсенең Кандалакша шәһәрендә төшереп калдырган.

Русиядән Финляндиягә 29 февральдән керү тыелу карарын белмәүче мигрантлар үзләренә бирелгән вәгъдәләргә алданып Мурмански өлкәсенең чик буендагы Кандалакша шәһәрендә калган. Ике йөздән артык кеше Финляндиянең Салла шәһәрендә сыену сорарга дип барган, әмма кертелмәгән.

Качаклар Финляндиягә кертүне таләп итеп урам җыены уздырды. Кандалакша кунакханәләренең берсе аларны бушка урнаштырды, әмма кечкенә балалары да булган гаиләләрнең яшәргә акчалары юк.

Финляндиягә узган ел 32.5 мең качак килгән. Аларның кайберләре үз теләкләре белән, башкалары миграция идарәсенең сыену мөрәҗәгатен кире кагуы нәтиҗәсендә кире өйләренә кайтып китә башлады.

Финляндиянең YLE басмасы язуынча, 2016 ел башыннан Русиядән Финляндиягә 940 кеше кереп сыену сораган. Тагын да күбрәк кеше Мурмански өлкәсеннән Норвегиягә кача. Анда да чик буенда контроль көчәйтелде.

XS
SM
MD
LG